Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәнис Җиһаншаның кызы: ”Әти планшет алып бирмәде!”

Камал театры актеры Фәнис Җиһанша – балаларга яхшы таныш исем. Аны телевизор экранында еш күрәсез, татарча сериалларда да күп уйный. Ә менә Фәнис абыегызның дүрт бала әтисе икәнен күбегез белмидер әле...

Камал театры актеры Фәнис Җиһанша – балаларга яхшы таныш исем. Аны телевизор экранында еш күрәсез, татарча сериалларда да күп уйный. Ә менә Фәнис абыегызның дүрт бала әтисе икәнен күбегез белмидер әле... Уллары Габуллага – 18, Газизуллага – 16, кызлары Рәйханга – 11, Айгөлгә – 4 яшь икән.
“Малайлар миңа охшамаган, хәтта фотога да төшәргә яратмыйлар, әңгәмәгә дә ризалашулары икеле”, –  диде Фәнис абый. Ә менә кызы Рәйхан әңгәмәгә каршы килмәде.
 – Рәйхан, әтиең театр артисты булгач рәхәтме?
– Плюсы шул: акча күп эшли. Безне киендерә, мәктәптә ашарга акча бирә. Ә минусы: әтине өйдә сирәк күрәм. Иртә белән китә, төнлә мин йоклаганда гына кайта.
– Әтиең катнашкан спектакльләрне карарга театрга йөрисеңме?
– Әйе. Аеруча “Кечтүкле уен” спектакле ошады. Анда зур уенчыклар кешеләр дөньясына күчә, алар белән бергә яши башлый. Башкаларга да карарга киңәш итәм.
– Гаиләдә кем таләпчәнрәк?
- Күбрәк әни таләпчән, әти юаш.
– Дәрес әзерләмичә мәктәпкә барганың бармы?
– Бервакыт салкын тидереп өйдә калдым. Өй эшләрен белмәгәч, икенче көнне дәрес әзерләмичә барырга туры килде. Ә болай һәрвакыт әзерләнеп йөрим. Өй эшенә бирелгән биремнәр бик җиңел тоела миңа. Аларны мин бер-ике сәгать эчендә эшләп бетерәм. Яраткан фәннәрем: инглиз теле белән математика.
– Укудан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Йөзү белән. Бу спорт төре белән дуслык көчле, ул минем яхшы килеп чыга. Ярышларда да катнашам. Ике медалем дә бар.
– Акча белән тулы сандык тапсаң, аны нишләтер идең?
– Планшет алыр идем. Аннары киемнәр... Үз өемне булдырыр идем. Калган акчаны әтигә бирәм (Әтисе бу сүзне ишеткәч, ихластан сөенде, елмаеп куйды).
– Әтиең син теләгән бөтен әйберне аламы соң?
– Мин теләгән телефон белән планшетны алып бирмәде әле. Абыйга гына телефон алды. Ләкин ул миңа футболка, кофта, сноуборд, роликлар бүләк итә. Аквапаркка йөртә. Бергә тәмле итеп ашарга яратабыз.
– Ә чипсы, кириешки, газлы су ише зыянлы ризыкларны ашыйсызмы?
– Сирәк кенә булса да алабыз инде. Тик әти гел орыша: “Ашказаныгыз тишеләчәк, ашамагыз”, – ди.
 
y_a8316dde
 
Нәзилә ХУҖИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев