Французлар шулай итә...

Французлардан 10 ашау кагыйдәсе:
- Хөрмәтле әти-әниләр! Бары сез генә балагызның нәрсә ашавына җаваплы!
- Ризык уенчык та, приз да, бүләк тә түгел. Аны игътибарны күчерү яки юату ысулы буларак кулланырга ярамый.
- Кайчан һәм нәрсә ашарга икәнлекне ата-аналар хәл итә. Балалар да шуны ашый: махсус ризыкларга "юк" дибез.
- Ашау - аралашу да әле ул. Бөтен гаиләгез белән көненә бер генә тапкыр булса да җыелып ашагыз.
- Меню төрледән-төрле ризыклардан торырга тиеш. Бер үк ризыкны атнага бер генә пешерегез.
- Ашамлык ошамаска да мөмкин, билгеле, әмма аны кабып карарга кирәк!
- Ачыгу - нормаль күренеш. Капкалап алырга да кирәк икәнен онытмагыз!
- Ашыкмыйча ашарга пешерегез, ашыкмыйча ашагыз. Дөрес туклану - әкрен туклану.
- Чын өй ризыгы ашагыз.
- Кагыйдәләр - кануннар түгел бит, аларны вакыты-вакыты белән бозарга да мөмкин. Ризык рәхәтлек һәм туклык китерергә тиеш, шуны онытмагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
«Тәлинкә җайдагы» 20 гыйнвар – Диджей көне