Фәрит Мифтахов ятимнәр йортына барып, балаларны Яңа ел белән котлый [фото]

Гадәттәгечә, быел да Яңа ел алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котларга кайтты.
Әлеге ятимнәр йортында 50гә якын бала тәрбияләнә. Алар күптәнге дуслары – хәйрияче Фәрит Мифтаховны аеруча сагынып көтеп алалар икән. Кунаклар өчен махсус концерт программасы да әзерләгәннәр. Фәрит әфәнде дә үз чиратында балаларга яраткан җырларын бүләк иткән, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырган.


Фото һәм мәгълүмат "Шәһри Казан" газетасыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.