Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без куйган хезмәт, бала мәктәптән өйгә кайткач, әрәм була...”

Бүген “ТАТМЕДИА”ның брифинг-залында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каләм әһелләре алдында чыгыш ясады. Сүз иртәгә Казанда узачак Татарстан халыклары корылтае турында барды. Шулай ук о...

Бүген “ТАТМЕДИА”ның брифинг-залында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каләм әһелләре алдында чыгыш ясады. Сүз иртәгә Казанда узачак Татарстан халыклары корылтае турында барды.



Шулай ук очрашу вакытында татар теле, аның киләчәге, ата-аналарның битарафлыгы турында да сүз кузгатты җитәкче.


– Кичә Мәгариф һәм фән министры белән сөйләштем. Зарлана. “Татар телен балаларга ничек өйрәтергә инде тагын? Махсус программалар төзедек, акчалар бүлеп бирдек. Татар телен укыткан мөгаллимнәргә класс җитәкчесе буларак өстәмә түләү дә каралган. Ләкин өйләренә кайткач, һәр кайсы дөбер-шатыр урысча сөйләшә башлый”, – ди аптырап. Димәк, без түккән акча, башкарган хезмәтебез гаиләдә әрәм була. Нинди җавапсызлык бу? Телләрне күбрәк белгән саен баланың дәрәҗәсе дә арта бит.


Ул тел мәсьәләсе үземнең баштан да үтте. 30 яшькә җиткәнче бер сүз дә татарча белми идем. Урыс авылында яшәдек, күршеләребез дә урыс булды, гаиләдә дә шул телдә аралаштык. Казанга килеп, депутат итеп сайлангач, күпләр мине тәнкыйтьли башлады. “Нишләп чыгышларны татар телендә алып бармыйсың?” – диделәр. Юри татар телендә сорау бирәләр иде. Мин аңлап бетерә алмыйм. Русча җавап бирәм. Ләкин татар теленең кирәклеген аңлап, әкренләп өйрәндем. Хәзер бераз гына сукалыйм. Татарстан Президенты булыр өчен дә, Конституциядә кеше ике телне дә яхшы белергә тиеш, дип язылган. Гаиләдә ничек тә телне саклап калырга, ата-аналарда җаваплылык хисе тәрбияләргә иде. Аннан үзебез үстергән балалардан картайган көнебездә канәгать булырбызмы соң? – дигән сорауны үз алдыбызга куя белү мөһим. Читтә яшәүче татарларга сокланып карыйсың, татар теленең тәмен, кадерен белеп яшиләр.


Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев