Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаджетларны вакытыннан алда эштән чыгаруга китерүче 12 ХАТА

Еш кына без телефоннарны ясый белми башладылар, дип зарланабыз. Ә бит барысына үзебез гаепле икән. Кирәкмәгән вакытта утка куябыз, сак тота белмибез... Телефон, планшет, ноутбукларыгыз озакка чыдасын...


Еш кына без телефоннарны ясый белми башладылар, дип зарланабыз. Ә бит барысына үзебез гаепле икән. Кирәкмәгән вакытта утка куябыз, сак тота белмибез... Телефон, планшет, ноутбукларыгыз озакка чыдасын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.



1. Телефоныгызның зарядкасы 10–20 %ка төшкәч кенә утка тыгарга кирәк. Искә төшкән саен электрда торган телефонның аккумуляторы тиз бетә.
2. Шулай ук телефонны төнгә “зарядка җыярга калдыру” да дөрес түгел. Гаджетларда махсус программа бар. Зарядка 100% җиткәч гаджетлар энергияне барыбер кабул итми башлый.
3. Белгечләр 3 айга бер тапкыр булса да ноутбук, телефон, планшетларның зарядкасын бөтенләй бетереп, кире җыйдырырга кирәк, ди.
4. Ноутбук белән кулланганда аны караватка, яки аякка куярга ярамый. Анда урнашкан вентиляция кызмасын өчен һава керергә тиеш. Шуңа күрә ноутбукны өстәлдә генә кулланырга, яки махсус җайланма аларга кирәк.
5. Ноутбук белән суыктан кергәннән соң, бер сәгать дәвамында аны кушмый торыгыз – ул адаптацияләшергә, бүлмә температурасына "ияләшергә" тиеш.
6. Смартфоннарыгызны белән суыкта кулланмаска тырышыгыз. Гомумән, гаджетлар суыктан "курка". Телефоннарның аккумуляторлары өчен салкын бик зыянлы. Телефоннарыгызны куртканың эчке кесәсендә, яки чехол белән тышкы кесәдә йөртергә була.
7. Әгәр дә телефоныгызны сумка төбендә йөртергә күнеккәнсез икән – әлеге гадәтне ташларга вакыт. Гаджетлардагы динамика, зарядка тишекләренә тузан, кечкенә чүпләр тулырга мөмкин. Аннан соң, билгеле, телефон наушникларны, зарядканы кабул итми башлаячак. Телефон өчен сумкагызда аерым бүлек булса яхшырак.
8. Ике елга бер булса да компьютер, ноутбукларыгызны тузаннан чистартырга алып барыгыз. Гаджетлардан көчле тавыш, яки гадәти булмаган тавышлар чыга башлаган икән -  ашыгыч рәвештә каратырга кирәк дигән сүз.
9. Компьютерга кояш нурларының төшүен киметергә кирәк. Көне буе кояш астында торган гаджетларның төсе кими, экраны бозыла.
10. Ноутбукларның дисплена карата аеруча сак булырга кирәк. Кул белән аның экранына тотынмагыз. Тузанны бары тик махсус салфеткалар белән генә сөртергә һәм тәрәзә өчен куллана торган спрейларны кулланмаска кирәк. Алардагы матдәләр экранны “ашарга” мөмкин.
11. “Тиз зарядка җыйдыручы аккумулятор”лардан читтәрәк торыгыз. Телефонның үз аккумуляторы белән генә кулланыгыз.
12. Телефоныгызның тышлыгы калын икән, аны зарядкага куйганда салдыртырга киңәш итәләр. Тышлык калынлыгы аркасында телефон кыза – ә бу аккумулятор өчен бик зыянлы, ди белгечләр.

 
Чыганак: "Шәһри Казан"газетасыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев