Гаҗәеп хәлләр: бу елны яшел чыршы булмый, төсе үзгәрәчәк

Татарстанның Түбән Кама шәһәре Яңа ел алдыннан быел үзгәчә бизәләчәк.
Бәйрәмнең төп мәйданы шәһәрнең “Гаилә” паркында әзерләнә. Биредә шугалаклар, боз шәһәрчеге һәм, әлбәттә, чыршы куелачак, әйләнә-тирәдәге биналар гирляндалар белән бизәләчәк. Чаңгылар һәм чаналар прокатын да ачарга җыеналар. Чыршы фонтан урыннарының берсендә урнаштырылачак, икенчесендә — бүләк тартмалары сыннары, ә өченчесендә боздан ясалган әтәч сыны куелачак.

Ә менә Красный Ключ бистәсендәге 14 метрлы чыршы халыкны гаҗәпләндереп, башкаларга охшамаган итеп, кызыл төстә булачак. Биредә дә тимераякта шуар өчен шугалак корылачак.
Бүген шәһәрдәге телевышка Яңа ел бәйрәменчә төсле утлар белән яна инде.
Чыганак: "Татар тудей"сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч