Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә индексы. Ул нәрсә?

Дәүләт Думасы депутаты Елена Строкова бик тә үзенчәлекле яңалык тәкъдим итә. Ул “Гаилә индексы” программасы булдырмакчы.

Дәүләт Думасы депутаты Елена Строкова бик тә үзенчәлекле яңалык тәкъдим итә. Ул “Гаилә индексы” программасы булдырмакчы. Аның нигезендә, югары индекска ия булган гаиләләр йорт, автомобиль яки өйгә кирәк-ярак сатып алганда ташламаларга ия булачак. Коэффициентны ничек күтерергәме? Строкова аны гаиләдә өч бала тугач арттырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, балаларның һәр уңышы шулай ук индексны үстерә ала. Әйтик, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүче, музыка, сәнгать яки театр мәктәпләрендә белем алучы, мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаучы, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаучы балалар үстергән гаиләләр югары индекска, димәк, ташламаларга өмет итә ала. Депутат фикеренчә, мондый система демографияне дә, яңа буынның үсеш сыйфатын да яхшыртачак.

Мондый система әле дөньяның бер генә илендә дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев