Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә психологиясе: Баланы сукбай этләрдән ничек сакларга?

Шәһәребез ничек кенә матур һәм заманча булмасын, ташландык этләр белән бәйле проблема һаман да актуаль булып кала бирә. Алар йорт тирәләрендә генә түгел, хәтта Бауман урамы, “Казан” гаилә үзәге кебек...

Шәһәребез ничек кенә матур һәм заманча булмасын, ташландык этләр белән бәйле проблема һаман да актуаль булып кала бирә. Алар йорт тирәләрендә генә түгел, хәтта Бауман урамы, “Казан” гаилә үзәге кебек халык аеруча күп йөри торган урыннарда да очрый. Күпләрнең аларга исе дә китми... Тик мине, яшь әни буларак, бу мәсьәлә аеруча борчуга сала.

Гомумән, мин этләрдән бик тә куркам. Әлеге курку хисе юкка гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Берничә ел элек Казан урамнарының берсендә әздән генә ике сукбай эт корбанына әверелми калдым. Шул вакыттан бирле әлеге хайваннарга бик тә сагаеп карыйм мин.
Бала тугач исә күңелдә утырган курку хисе бермә-бер көчәйде. Сукбай этләрдән генә түгел, ә хуҗалары белән баручы маэмайлар да шүрләтә башлады, хәтта. Ялгыш ычкынып китәрләр дә, я миңа, я коляскага ташланырлар кебек. Шуңа күрә этләр күпләп йөри торган урыннарны урап узарга тырыша башладым. Ирем исә бала тудыру йортыннан чыкканның икенче көнендә үк миңа этләрне куркыта торган махсус “баллончик” алып кайтып бирде.
Тик әлеге йортсыз хайваннардан качып котылу алай җиңел түгел шул. Казан урамнарын аркылыга-буйга 100 кат әйләнә торган хатын буларак шуны төгәл әйтәм: сукбай этләр саны бер дә кимеми, ә киресенчә, көннән-көн арта кебек. Шәһәр җитәкчелеге кая карый торгандыр, билгесез!!!

Берничә мисал гына китерәм. Сез инде беләсез, без кызым белән озаклап Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында йөрергә яратабыз. Шушы гаилә паркы гына да сукбай этләр белән шыплап тулган! Дүрт-биш шундый эт апрель аеннан бирле әлеге паркта бөтерелә. Тик аларны күрүче дә, белүче дә юк! Ярар ла, минем кыз әлегә коляскада утыра – эт ташлана калса, Алла сакласын, саклап өлгерү мөмкинлеге бар. Ә бит биредә өлкәнрәк балалар да бихисап. Өстәвенә, адым саен – нәниләр өчен махсус мәйданчыклар. Биредә халыкның, бигрәк тә балаларның куркынычсызлыгы кайгыртылырга тиештер бит инде.
Ә иң кызыгы беләсезме нәрсә? Парктагы мәгълүматларга ышансак, әлеге паркка хуҗалы этләр белән дә керергә ярамый, хәтта. Ә сукбай этләргә халыкны куркытып йөрергә ярый, димәк...
Бауман урамын, Кремль тирәләрен исә әйтеп тә торасы юк. Туристлар арасында аеруча популяр булган “Казан” гаилә үзәге һәм Кремль яр буенда да сукбай этләр әледән-әле очрап, минем күңелне курку, шөбһә белән тутыра. Нәтиҗәдә, рәхәтләнеп ял итәсе урында әлеге сәяхәтләрдән башымны авырттырып кайтам!

Әлеге этләрдән куркучы бер мин генә түгел, билгеле. Бу проблема яшь әниләрнең күбесе өчен актуальдер, мөгаен. Шуңа күрә җитәкчелек бу мәсьәләгә игътибар итсен иде. Сукбай этләр шәһәрнең бөтен ямен җибәрә бит. Кайчан Казан урамнарында үзебезне имин, куркынычсыз җирдә дип хис итә башларбыз икән?
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев