Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә психологиясе: Казан үзәгендә коляска белән йөрешле түгел!

Берничә көн элек кенә сезгә башкалабызның матур урыннары, рәхәт итеп коляска тартып йөрерлек парк һәм скверлары турында сөйләгән идем. Бүген исә миңа озак кына Казан үзәге буйлап сәяхәт итәргә туры ки...

Берничә көн элек кенә сезгә башкалабызның матур урыннары, рәхәт итеп коляска тартып йөрерлек парк һәм скверлары турында сөйләгән идем. Бүген исә миңа озак кына Казан үзәге буйлап сәяхәт итәргә туры килде. Һәм, беләсезме... мин бик тә, бик тә ачулы... Казанда яшь әти-әниләр шул парк һәм скверларда гына ятарга тиеш, ахрысы.
Минем моңарчы да коляска тартып үзәкнең Петербург һәм Бауман урамнары буйлап йөргәнем бар иде. Тик ул чагында миңа туп-туры юлдан гына атларга туры килде. Аннары моңа кадәр бер генә мәртәбә дә Петербург урамыннан Бауман урамына чыкканым булмаган. Ә чынлыкта исә коляскалы хатынга Петербург урамыннан Бауманга үтү бик авыр икән, ләбаса.
Һәркем белә: ул урында җир асты юлы бар. Билгеле булганча, анда мөмкинлеге чикле кешеләргә һәм шул безнең шикелле коляскалы хатыннарга дип тимердән махсус юл да “салынган”. Тик дөресен әйтим, әлеге юлдан үзең генә мәңге төшеп җитә алмыйсың – берәрсенең ярдәме кирәк. Менә минем коляска да шунда кысылып калды бит, җәмәгать. Ничек алай килеп чыкты, һаман да аңлый алмыйм. Узып баручы егетләр булышмаса, белмим нишләгән булыр идем – тиз генә кире өскә менгереп куйдылар.
Нәтиҗәдә, Татарстан урамына таба атладым. Җир астында түгел, ә өстә урнашкан җәяүле юлын эзләп табу иде исәбем. Моның өчен исә миңа  Г. Камал театры каршындагы мәйданчыкка кадәр барып җитү кирәк булды. Бер киңәш бирәм: Петербург урамыннан Бауманга чыгасы булсагыз, берүк Пушкин урамына таба китә күрмәгез! Анда җәяүле юлын табу гомумән дә катлаулы. Ленин бакчасына кадәр барырга кирәк булачак...

Ярар, урау юллар белән Бауман урамына да килеп җиттек. Әлеге урам буйлап бераз баргач, ачу да басылды, кәеф тә күтәрелде. Тик озакка булмаган икән. Чернышевский урамыннан Кремль урамына менүгә мин, гомумән, шок хәлендә калдым. Кремль урамындагы җәяүле юллары гомумән дә коляскалы хатыннар өчен эшләнмәгән, ләбаса!
Тротуар белән машина юлын аерып тора торган бордюрларны гына алыйк. Билгеле ки, зебра урыннарында әлеге бордюрлар аеруча тәбәнәк булырга яисә гомумән дә булмаска тиеш. Ә биредә алар шул дәрәҗәдә биек ки, анда менү өчен колясканы күтәрергә кирәк. Ә менә кирәксез урында исә, киресенчә, ни өчендер коляскалар өчен махсус тротуарга менү урыны булдырганнар... Мантыйк кайда? Аңламассың...
Мин исә бордюрдан менеп карарга булдым, тик булдыра алмадым! Нәтиҗәдә, колясканы көч-хәл белән борып, әлеге бордюрны машина юлы буйлап урап узарга туры килде. Әлеге проблеманы хәл иткәнче, артымда машиналардан шактый гына “бөке” хасил булган иде инде. Ярый ла, пипләтеп куркытмадылар. Кызгандылар, ахрысы...
 
Гомумән, ул бордюр мәсьәләсе мине күптәннән борчый. Юл салганда, җәяүле юллары булдырганда “Әлеге зебрадан коляскалы ата-ана, мөмкинлеге чикле кешеләр дә узарга мөмкин бит”, – дип уйлаучы юк микәнни??? Иң сәере, гадәттә, әлеге урыннарда бордюрлар ватык була һәм шул рәвешле, коляска белән юл аша чыгу бераз булса да җиңеләя. Менә мине шундый сорау борчый: аларны җәяүлеләр вата микән, әллә инде юл төзүчеләр үзләре үк махсус шулай калдыра микән? Рәхәт... матурлап торасы юк бит...
Менә шулай, җәмәгать! Көч-хәл белән, арып-талып, өйгә кайтып егылдым. Бер дустым “шәһәр урамнарында коляска тартып йөрү өчен дә осталык кирәк” дип әйтергә ярата. Дөрес әйтә бит, әй...Үзегез генә коляска тартып үзәккә барырга теләсәгез, берүк мең кат уйлагыз! Әгәр дә бик барасыгыз килә икән инде ирегез, дустыгыз яки туганыгызны ияртергә онытмагыз...

Яшь әни язмаларыннан...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев