Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә,мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан "Казан" гаилә үзәге ял көннәрне бәйрәм чараларына чакыра

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ял көннәрендә "Казан" гаилә үзәге янында бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта Казан шәһәре ЗАГС идарәсе хәбәр итә.9 июль Та...

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ял көннәрендә "Казан" гаилә үзәге янында бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта Казан шәһәре ЗАГС идарәсе хәбәр итә.
9 июль Татарстан башкаласының спорт яратучы һәм иҗади гаиләләренә багышланачак. Актив казанлылар гаилә йогасында, спорт эстафетасында катнаша, сәламәт яшәү рәвеше, балаларга тәрбия һ.б. турында белгечләр чыгышларын тыңлый ала. Ул көнне кунаклар өчен төрле юнәлештәге коллективлар чыгыш ясый. 14.00 сәгатьтә боз тамашасы тәкъдим ителә.
Шулай ук көн дәвамында курчак театры артистлары чыгышы, акробатик шоу, «Cherry» шоу-балеты чыгышлары каралган. 19.00 сәгатьтә «Zet» төркеме чыгышы планлаштырылган, фестиваль көне ачык һавада кино карау белән тәмамланачак.
"Гаилә пикнигы"ның өченче көне зарядкадан башлана. Алдагы ике көндәгечә Гаилә үзәге янында йорт хайваннары зоопаркы, гаилә фоторәсемнәре күргәзмәсе, гаилә остаханәсе, йога белән шөгыльәнү өчен сәламәтлек зонасы, "балалар шәһәрчеге" һәм аниматорлар эшләячәк. 14.00 сәгатьтә казанлылар Эмиль Ямаловның чыгышын, ә кичен янә ачык һавада кино карарга чакыралар.
 
Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев