Гарри Поттер татарча сөйләшә!


«Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала» пьесасы, беренче һәм икенче кисәкләре белән, ягъни тулысынча, татар телендә интернетта тәкъдим ителде.
Пьеса 2016 елда potter.tatar проекты кысаларында Айдар Шәйхин тарафыннан тәрҗемә ителде. Тышлыкны Илнур Зәйдуллин ясаган. Китапны Шәйхинның "Вконтакте" сындагы шәхси битендә табарга мөмкин. «Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала» рdf форматында, 195 биттән тора.
Авторлар үзләре: "Тылсым дөньясын татар телендә үзләштер!"дигән теләк белән әлеге тәрҗемә текстын табыш алу максатында кулланыла алмавын искәртә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне