Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөберле бака тотсаң - сөял чыкмый!

Гөберле бака башлыча коры җирдә яши һәм үпкәсе белән сулый. Гәүдәсенең озынлыгы 7-18 сантиметр. Башка бакалардан аермалы буларак, тиресе һәрвакыт дымлы була. Тиресенең коры урыннары сөялләр белән капл...


Гөберле бака башлыча коры җирдә яши һәм үпкәсе белән сулый. Гәүдәсенең озынлыгы 7-18 сантиметр. Башка бакалардан аермалы буларак, тиресе һәрвакыт дымлы була. Тиресенең коры урыннары сөялләр белән капланган. Нәкъ шушы сөялләр аркасында гөберле баканың тышкы кыяфәте ямьсез күренә.
Гөберле баканы күп кеше яратмый. Ул зарарлы, аны тотсаң, кулга сөял чыга, диләр. Бу дөрес түгел. Гөберле бака, чыннан да, тиресендәге вак төерләреннән аксыл сыеклык бүлеп чыгара, әмма аннан сөял чыкмый, кешегә дә бернинди зарары юк. Ул бары тик сасы исле була. Шул исе белән ул дошманнарын куркыта, чөнки аның сакланырга үткен тешләре дә, качып котылырга җитез ачклары да юк. Гөберле бака көне буе юеш аулак почмакта утыра, караңгы төшкәч кенә ауга чыга. Бер төн эчендә бик күп корткычларны - күбәләк кортларын, әкәм-төкәмнәрне, чебен-черки һәм башка бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итә.
Өылдык чәчәр вакыт җиткәч (март аенда), гөберле бакалар кышкы өннәреннән сазлыкка күчәләр.
Татар китап нәшриятының «Хайваннар дөньясы» китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев