Герой-шәһәр: Мурманск
Герой-шәһәр исеме 1985 нче елның 6 нчы маенда бирелә. Мурманск – Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан дөньядагы иң эре порт-шәһәр. Котыпта булса да, бу портның суы катмый. Шуңа да, Мурманск йөкләрне кабул итү һәм озату буенча илнең мөһим каласы булып тора.
Тарих
Беренче тапкыр фашист гаскәрләре Мурманскка 1941 нче елның 29 нчы июнендә һөҗүм ясый. 7 мең Совет солдаты 150 мең кешелек дошман армиясенә каршы торырга мәҗбүр була. Немец гаскәрләре шәһәр чигеннән 30 чакрым ераклыкта тукталып кала. Икенче тапкыр фашистлар каланы шул ук елның көзендә кулга төшерергә тырыша. Бу юлы да аларның планы чынга ашмый.
Шәһәрне кулга төшерә алмагач, Гитлер аны тулысынча юк итәргә уйлый. Сугыш вакытында Мурманск барлыгы 792 авиация һөҗүмен кичерә. Күктән ыргытылган 185 мең бомба аркасында бик күп корылмалардан көл генә кала. Шуңа да карамастан, шәһәр халкы хәрби техниканы ремонтлау, корабларга йөк тутыру һәм корал ясаудан туктамый. 1944 нче елның көзендә генә Мурманскның фашистлар кулына төшү куркынычы югала.
Факт
Сугыш елларында Мурманск балыкчылары барлыгы 850 мең центнер балык тотып, армияне һәм шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итеп тора.
Һәйкәл
Мурмансктагы һәйкәлләрнең күбесе шәһәр халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйли. «Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга» мемориалын халык, үз итеп, «Алёша» дип йөртә. Аны 1974 нче елда, Мурманск янында фашистларны тар-мар итүгә 30 ел тулу уңаеннан, шәһәр үзәгендәге тау башына куялар. Һәйкәл җилкәсенә автомат аскан солдат рәвешендә эшләнгән. Зурлыгы буенча Волгоградтагы «Ватан-ана» һәйкәленнән генә калыша, биеклеге – 35,5 метр.
Мурмансктагы тагын бер тарихи урын – Капитаннар скверы. Биредә шәһәрне саклап һәлак булган кораблар һәм капитаннар турында бик күп мәгълүмат тупланган. Сквер уртасында «Җырлый торган һәйкәл» тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булган балыкчылар һәм трал белән җиһазландырылган корабларга атап куелган бу һәйкәлне халык нәкъ менә шулай атый, чөнки көндез, һәр дүрт сәгать саен, һәйкәл «җырлый» – диңгез һәм акчарлаклар тавышы ишетелә, «Хушыгыз, кыялы таулар» көе яңгырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев