Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үгет-нәсыйхәтләр

Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булганың яхшы. Берәүгә бер ях-шылыгың тисә – сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң – фаш кыл, онытма.Ялганчылык белән аты чыккан кеше һәрникадәр тугры...

Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булганың яхшы. Берәүгә бер ях-шылыгың тисә – сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң – фаш кыл, онытма.
Ялганчылык белән аты чыккан кеше һәрникадәр тугры сүз әйтсә дә, ышандырмыйдыр. Бер мәртәбә ялганчылаганың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмас булырлар.
Әй угыл, кешегә мәнфәгать итәргә кулыңнан килми икән, бары зарарыңны ирештермә. Ачык йөзле, татлы сүзле бул, дустың күп булыр.
Әй угыл... Олугларны олуг ит, кечеләргә шәфкатьле бул.
Әй угыл, урланган нәрсәне алудан бик саклана күр. Кирәк үзең угрыла, кирәк, белә торып, угрыланган нәрсәне ал, икесе бәрабәрдер. Аңсыздан угрыланган әйбер нәрсә кулыңа керсә, үзеңдә калдырма, иясенә тапшыра күр.
Әй угыл, әгәр кунак чакырып сыйласаң, кунагың аз булса, бергә утырып аша. Әгәр кунакларың күп булса, үзең хезмәт ит. Әмма кунакларыңны ташлап китеп йөрмә.
 
Каюм Насыйри
 
%d0%ba%d0%b0%d1%8e%d0%bc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев