Гөлнара Габидуллинаның кызы аш бүлмәсендә нишли?

Татар эстрадасының талантлы җырчысы, 3 яшьлек Әминә исемле кыз үстерүче Гөлнара Габидуллина: "Кызым, мин аны яратып Әминә-йолдыз дим, аш бүлмәсендә ярдәм итәргә бик ярата. Камыр басканда, кирәкле ингредиентларны ул сала. Ләкин ризыкны уен белән кызыклы итеп әзерлибез. Әйтик, Әминәгә чәй кашыгы бирәм дә, өч тапкыр салырга кушам. Ул тырышып, ипләп, һәр кашыгын санап сала, аңа бу ошый. Әзер камырны үзенчә әвәли, түгәрәкләр ясый. Духовкага да гадәттә үзе куя, әлбәттә, минем ярдәм белән. Аннан соң Әминә салат ясарга ярата. Мин тураган ризыкларның ошаганын сайлый да, үзенең савытына салып, әтисенә әзерләп куя. Су яратса да, әлегә савыт-саба юганы юк, әмма курчакларын юындыра. Яшь әниләргә киңәшем шул: аш бүлмәсендә ярдәм итәргә теләгән баланы орышырга, тыярга кирәкми. Сүз дә юк, ашыккан, кабаланган чаклар була. Ләкин андый вакытта да балага игътибар бирергә кирәк. Минемчә, бала ашарга пешерү процессында катнашырга тиеш, бигрәк тә кыз бала".
Эльвира ШАКИРОВА
Эльвира ШАКИРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне