Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлназ Сәфәрова карда диңгездәге кебек "йөзәргә" яраткан

Гөлназ Сәфәрова ( "Татар радиосы" алып баручысы): "Кыш бабайга ышанмый башлагач та, әниләр үзем теләгән әйберне алып бирсен өчен, ышанган кыяфәт ясый идем әле мин. 3 нче сыйныфта укыганда шкаф актарга...

Гөлназ Сәфәрова ( "Татар радиосы" алып баручысы): "Кыш бабайга ышанмый башлагач та, әниләр үзем теләгән әйберне алып бирсен өчен, ышанган кыяфәт ясый идем әле мин. 3 нче сыйныфта укыганда шкаф актарганда ялгыш кына Кыш бабайга заказ биргән бүләгем килеп чыкты. Һәм шулай итеп бөтен дөреслек ачылды. Баксаң, ул бүләкләрне миңа әти-әнием ала торган булган икән бит. Яңа ел бәйрәмендә һәрвакыт Кар кызы булып киендем. Күлмәген әни, заказ биреп, махсус тектерә, тимерчыбыкка мишуралар чорный-чорный, үзе матур итеп таҗ да ясап бирә иде. Ә кышкы каникулда исә гел авылга - әбиләргә кайта идем. Түбәгә менеп, кар көртенә сикерергә ярата идем. Өстемне себерке белән кагып кына кертәләр. "Ничек бу башлыкларыңа кадәр кереп бетә соң ул кар?" - дип аптырыйлар иде инде. Диңгездә коенган кебек, карга чумарга ярата идем. Ул вакытта ничектер кары да күбрәк була иде кебек.


 
Нәзилә ХУҖИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев