Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлназ Шәрипҗанова: “Кызыбызга иртән ике чокыр сөтле чәй булмаса, бетте!”

Популяр җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова белән кызы Асылбикә турында сөйләшеп алдык. Кызчыкка 4 апрель көнне 1 яшь тулды.  – Гөлназ, Асылбикә нинди һөнәрләре белән сөендерә?– Һөнәрләре көннә...

Популяр җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова белән кызы Асылбикә турында сөйләшеп алдык. Кызчыкка 4 апрель көнне 1 яшь тулды.
 
– Гөлназ, Асылбикә нинди һөнәрләре белән сөендерә?
– Һөнәрләре көннән-көн арта, Аллага шөкер. Калак тотып ашый башлады. Кайсысы “мимо”, кайсы авызга да эләгә. Кайнар булса, өргән була.
– Холкы әнисенә тартканмы, әтисенәме?
– Холкына килгәндә, нәкъ Илсур. Каенанам да шулай диде. Иртән ике чокыр сөтле чәй булмаса, бетте! Ду китерә! Илсур да шундый булган.
– Иҗат кешесе өйдә сирәк була. Сез кайдадыр киткәндә кем карап тора?
– Хәзер эшне атнага берне генә алдык. Җомга яки шимбә. Чаллы, Актаныш якларында эш булса, каенана карый. Монда якы-тирәдә минем әнидә калдырабыз, нянябыз да бар. Анысы сирәк була, ләкин кая барасың?! Сабантуйларда безнең белән дә булгалады. Мәйдан буйлап чабулап йөрде шунда.
– Кызыгызны ничек тәрбиялисез?
– Тәрбия турында сөйләргә иртәрәктер. Әле кечкенә. Шулай да “юк”, “ярамый” кебек сүзләрне еш әйтергә туры килә. Хәзер заманасы да икенче. Кибеттә чупа-чупас сораса, алып бирәбез инде. Телефонга үрелә. Анысы хәзер бөтен бала шулайдыр инде.



 

Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев