Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлсирин Абдуллина: "Беренче тапкыр сәхнәгә әни чеметеп чыгарды..."

 - Сүзне чишмә башын ачыклаудан башлый әле, Гөлсирин. Кайсы як суларын эчеп, кемнәр үчти-үчти итеп үстергән кыз син? - Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы кызы мин. Әти-әниләр икесе дә мәдәният хезмәткә...

 - Сүзне чишмә башын ачыклаудан башлый әле, Гөлсирин. Кайсы як суларын эчеп, кемнәр үчти-үчти итеп үстергән кыз син? 

- Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы кызы мин. Әти-әниләр икесе дә мәдәният хезмәткәрләре. Әтием Ришат авылыбызның мәдәният йорты мөдире, әнием Ләйлә режиссер-хореограф. Гаиләдә дүрт бала үстек. Мин – иң өлкәне. Сеңлем Гөлчәчәк үземнән бер яшькә генә кече, хәзер ул Алабуга мәдәният училищесында укыта. Энекәшләрем: Адел  9нчы, Ислам 4нче сыйныфта укыйлар.


Әти  – Мамадыш егете. Әни  – Пермь өлкәсеннән. Аларны сәнгать – мәдәният таныштырган-кавыштырган. Алабуга мәдәният-агарту училищесында, әни –хореография, әти – оркестр бүлегендә укыганда бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корып җибәргәннәр.

 %d0%b0%d0%b1%d0%b4%d1%83%d0%bb%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d0%b0

 - Җырлау сәләте каян килә дигән сорау урынсыз инде, алайса...

 - Әти баянчы бит минем. Әни белән икәүләп, киңәшеп җырлар сайлыйлар, шуларны безгә бик тырышып өйрәтәләр иде инде. Сеңлем миннән иртәрәк җырлый башлады, тавышы да көчлерәк иде. Баштарак аңа күбрәк тә игътибар итәләр иде әле. Бервакытны әни минем җырлаганны тыңлап утырды да, әтигә әйтә: “ Тыңла әле, Гөлсирин нинди милизм-бормалар белән җырлый башлаган бит” – ди.


Сәхнәгә беренче чыкканда биш яшь иде миңа. Сеңлем белән бергәләп “ Әннәги-геннәги” дип дуэт җырлаган идек. Гаиләбез белән район-республика күләмендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрдә еш катнаштык. Гаилә белән, күмәкләшеп чыгып җырлау өчен әлләни батырлык кирәкми лә ул! Ә менә бер концертта үземне генә җырлатырга карар кылдылар әти-әниләр.

 %d1%8d%d0%bd%d0%b8

Хуш, минем чыгышны игълан иттеләр, тамаша залы көтә... Ә мин сәхнә артындагы бер торбага чытырдап ябышкан килеш, урынымнан да селкенә алмый тик торам. Режиссер - әни: “ Чык инде!” – ди. “ Юк!” – дим, еларга җитешеп. Әни: “ Чык, диләр сиңа!” – диде дә, беләгемнән чеметеп алып ябышкан торбамнан куптарып сәхнәгә этәрде. Елый-елый сәхнәгә чыктым, елый-елый җырладым...

 Хәзер әни көлә үземнән: “ Елатып сәхнәгә чыгарган идем, хәзер еласаң да шуннан кермәс бу!”-ди.



Чыганак: “Татарстан яшьләре”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев