Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әгәр балагыз тотлыкса

 Тотлыгу — сөйләм теленең җитди бозылуы ул. 2-5 яшь аралыгында өлкәннәр белән тыгыз аралаша башлагач, балаларның фикер белдерү (коммуникатив) һәм танып белү эшчәнлекләре үсә башлый. Киңәйтелгән гый­б...

 Тотлыгу — сөйләм теленең җитди бозылуы ул. 2-5 яшь аралыгында өлкәннәр белән тыгыз аралаша башлагач, балаларның фикер белдерү (коммуникатив) һәм танып белү эшчәнлекләре үсә башлый. Киңәйтелгән гый­барәле, ягъни фразалы сөйләм формалашкан чорда балаларда тотлыгу барлыкка килә дә инде.


тотлылык


   Тотлыгу сирәк очрый торган авырулар рәтенә керми, чөнки дөньяда өлкәннәрнең — 1, ә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның 2 проценты тотлыга. Тотлыгу малайларда кызларга караганда 4 тапкырга күбрәк очрый. Үсә төшкәч, тотлыгу үзеннән-үзе бетә, дигән фикерләр дә яши.  Һич дөрес түгел! Киресенчә, сөйләм теленең бозылуы тагын да катлауланырга гына мөмкин.Тотлыгу — сөйләм теленең бозылуы гына түгел, ә организмның тулысынча авыруы да ул. Тотлыга торган бала начар йоклый, гел тынычсызлана, күргән төшләреннән куркып уяна, елый, аппетиты бозыла, кайвакыт хәтта бөтенләй дә ашаудан баш тарта. Бала тиз үпкәләүчән, ярсып китүчән һәм елакка әйләнә. Тотлыгучы баланың вегетатив нерв системасы функциясе бозылган, йөзенең төсе җиңелчә генә үзгәргән, тирләүчәнлеге арткан була. Хәтта, төнлә бәвелен тота алмау күренеше дә күзәтелергә мөмкин. Баланың тотлыга башлавына төрле сәбәпләр хас. Халык аны бик көчле курку, бәрелү, каты авырудан була дип фаразлый. Алай дисәң, бөтен балалар да курка, авырый диярлек.


Тик тотлыгу, организмның сөйләм теле бозылуга тиз бирешүчәнлегенә яисә аңа булышлык иткән факторлар нәтиҗәсендә башлана. Боларга әти-әнисе кичергән невропатик авырулар (нерв авырулары, алкоголизм, сифилис), тотлыгучы баланың үз невропатик үзенчәлекләре (төнге кур­кулар, бәвелен тота алмау һ.б.) керә. Тәэсирләнүчән, психикасы какшаган балалар уйламаганда, көтмәгәндә тотлыга башларга мөмкиннәр. Төрле инфекцияләр һәм баш мие травмасы исә моңа зур этәргеч ясыйлар.


Тотлыгуның психик һәм социаль сәбәпләренә килгәндә, моңа балалар бакчасында яки мәктәптә килеп чыккан конфликтлар, гаиләдә әти-әнинең үзара тавышлану-бәхәсләшүе, төшендә куркуларын кертергә була. Ике яше тулган сулагай баланы яңадан уң кул белән эшләргә өйрәтергә маташу шулай ук неврозга һәм тотлыгуга китерәчәк. Әти-әни, киресенчә, сулагай баланы ике кул белән дә эшли белүен үстерергә тиеш. Ике кулның да эшчәнлеге сөйләм теленең үсүенә ярдәм итә. Тотлыгудан күп очракта иммунитеты нык булмаган еш авыручы балалар интегә.


Озакка сузылган инфекцион авырудан соң бала кинәт кенә көчле яңгыраган кыңгырау һәм һич көтмәгәндә өргән эт тавышыннан куркып, төнлә йоклаганда күргән куркыныч төшләрдән шунда ук яисә берникадәр вакыттан соң югары нерв эшчәнлеге бозылып, тотлыга башларга мөмкин. Баланы бик яшьли берьюлы берничә телдә сөйләшергә өйрәтү — тотлыгуга китергән төп сәбәпләрнең берсе. 5 яшькә кадәр баланы чит телләр өйрәтмәскә тырышырга кирәк! Тотлыгу нәселдән килми. Әгәр баланың әти-әнисе тотлыга икән, бу чиргә бирешүчәнлеге булса гына бала да тотлыга башларга мөмкин.


Тотлыгу баланың кемгәдер охшатып сөйләргә тырышуы яисә үзенең фикерен, сүзен тизрәк әйтеп бетерергә омтылып, берничә хәрефне эчкә йотып сөйләшүеннән дә була. Үз фикерләрен белдерер өчен сүзлек запасы сай булган бала тотлыгып сөйләшә башлагач нишләргә соң?



—Тотлыгуның беренче көннәрендә үк баланы урынга яткырып, тыныч мохит тудырырга, игътибарын үзенең сөйләменә юнәлдермәскә кирәк, аңа «тотлыгу» сүзен бөтенләй ишетергә ярамый.Әти-әниләр тотлыгучы баласына үз борчу-мәшәкатьләрен күрсәтмәскә, белгертмәскә тиеш. Балага өйдә тыныч мохит тудырып, аны балалар бакчасына йөрүдән һәм мөмкин кадәр күбрәк бертуктаусыз сөйләшүдән тыярга кирәк.


—Тотлыгуның башлангыч чорында баланы психоневрологка күрсәтергә кирәк. Ул, үз чиратында, дәвалау билгеләп, логопедка җибәрер.


— Психоневролог логопедка юллама бирмәгән очракта, дәвалауны ул күрсәтмә биргән дарулар эчү белән генә чикләмәгез. Озакка сузмыйчарак кына үзегез логопедка мөрәҗәгать итегез. Озакка сузылган тотлыгуны дәвалау авыррак булачак.


Гомумән, тотлыгуны дәвалап буламы соң?


— Тотлыгуга иртәрәк игътибар итеп, тиешле чараларны кулланганда, өйдә шәхси шөгыльләнгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Тәҗрибәле логопед белән бер генә тапкыр шөгыльләнеп, аны дәвалап булмый, әлбәттә. Дәвалау өчен баланың үзендә ышану, ихтыяр көче булырга тиеш.


Сөйләм баланың холкы, үз-үзен тотышы һәм шәхесе формалашу белән бәйләнгән.


— Димәк, тотлыгуны дәвалауда тәрбия зур роль уйный. Әти-әнинең бер-берсенә булган мөнәсәбәте, аралашулары, гаилә тынычлыгы балага да тәэсир ясый. Туктаусыз талаш-ызгышлар баланың тотлыгуын көчәйтә генә. Әти-әниләр балаларын тотлыгудан дәвалауда үзләренең актив ярдәмчеләр икәнлекләрен истән чыгармасыннар иде.



nsportal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев