Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәл Галимова: “Әти белән татарча сөйләшмичә генә кара!” 

Җырчы Айдар Галимовның олы кызы Гүзәлнең инстаграмда туры эфир вакытында әйткән сүзләре: “Кызыбыз Сафия белән күбрәк татарча сөйләшәм. Мин үзем дә биш яшемә кадәр бары тик туган телдә генә сөйләшеп үс...

Җырчы Айдар Галимовның олы кызы Гүзәлнең инстаграмда туры эфир вакытында әйткән сүзләре: 

“Кызыбыз Сафия белән күбрәк татарча сөйләшәм. Мин үзем дә биш яшемә кадәр бары тик туган телдә генә сөйләшеп үстем. Аңа карап русчамны да начар димәс идем. Урыс мәктәбендә укыдым. Бала гаиләдә татарчага өйрәнмәсә, мәктәпкә киткәч бөтенләй кызыксынмаячак. Ирем Артурга килгәндә, ул миңа караганда да татарчаны яхшырак сукалый. Әниләре Актаныш якларыннан бит. Сафиянең хәзерге беренче сүзләре дә: мәмә”, “әттә”. Шундый дусларым бар, алар туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләшә алмаганга читенсенәләр. “Синең кебек әйбәт итеп сөйләшәсебез килә”, – диләр. Аннан безнең әти белән (Айдар Галимов) өйдә татарча сөйләшмичә генә кара! Барысы да гаиләдәге тәрбиягә бәйле!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев