Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәл Уразова Кыш бабайдан сагыз сораган

Гүзәл Уразова: "Кыш бабай белән Кар кызына бик нык ышана идем. Чаңгы, матур күлмәк, курчак сорап, Кыш бабайга хатлар да язганым булды. Аннан бервакыт сагызлар чыга башлагач, сагыз сорап яздым. Бәйрәм...

Гүзәл Уразова: "Кыш бабай белән Кар кызына бик нык ышана идем. Чаңгы, матур күлмәк, курчак сорап, Кыш бабайга хатлар да язганым булды. Аннан бервакыт сагызлар чыга башлагач, сагыз сорап яздым. Бәйрәм өчен җыр, шигырьләр өйрәнгән дә истә. Яңа елда, гадәттә, Кар кызы булып киенергә тырыша идем. Таҗны исә, әни катыргы кәгазьгә мамыклар ябыштырып, чыршы уенчыклары ваклап, шуларны сибеп ясап бирә иде. Кар бөртекләре дә ябыштырып куя иде. Ул вакытта бөтен нәрсәне кул белән эшләү "мода"да иде бит. Аннан Яңа ел бәйрәменә Базилио исемле песи булып киенгәнем хәтердә. Гомумән, безнең балачак Яңа елы - үзе бер могҗизага тиң иде. 

Нәзилә ХУҖИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев