Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һади Атласины искә алып

21 февраль Халыкара туган тел көнендә Бөгелмә районының Һади атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә зур чара узды.

Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган «Һади Атласи укулары» йөзләп укучыны берләштерде. Казан, Чаллы, Лениногорск, Ютазы кебек районнардан укучылар үзләренең фәнни эзләнү буенча эшләрен тәкъдим итте. Оренбург өлкәсеннән дә катнашучылар бар иде. Әлеге чараны Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятен үстерү һәм ярдәм итү иҗтимагый фонды оештыра.

«Күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, галим, тарихчы Һади Атласиның тууына 150 ел тулу уңаеннан башланган чаралар башланып китте. Әлеге датаны Республика дәрәҗәсендә зурлап билгеләп үтәсебез килә. Бүгенге укуларда катнашкан мәктәп укучыларының иҗади, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте, туган тел, тарих белән кызыксынуы буенча бәя бирәчәкбез» - ди Һади Атласи исемендәге фонд рәисе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова.

Күркәм чарага Казаннан мәртәбәле кунаклар да кайтты. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнашты. Укучыларга мастер-класс үткәрсәк, баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина балалар бакчасында эшләүче татар теле белгечләренә, мәктәп директорларына балалар басмалары турында тәфсилләп сөйләде, татар теле дәресләрендә балалар журналларын ничек куллану мөмкинлеге турында чыгыш ясады.

Һади Атласи истәлегенә багышланган тантаналы кичә һәм номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы Татар мәдәният үзәгендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев