Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң калын «Мәдәни көндәлек» ияләре бүген «Әкият»кә җыелды

Бүген Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Иң яхшы мәдәни көндәлек» («Лучший культурный дневник школьника») конкурсы һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» («Самый культурный родитель») номинациясе җиңүчеләрен...

Бүген Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Иң яхшы мәдәни көндәлек» («Лучший культурный дневник школьника») конкурсы һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» («Самый культурный родитель») номинациясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ул 2016-2017 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» («Культурный дневник школьника») республикакүләм мәдәни-белем бирү проектын үткәрү кысаларында узды.
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты Татарстан Республикасында инде өченче ел эшләп килә. Беренче елны ул беренче сыйныф укучылары өчен генә булса, быел анда 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашкан.
Һәм менә бүген ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр Казанга чакырылды. Быелгы уку елында проектта Кукмара, Тәтеш, Әлмәт районнары актив катнашкан. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә укучыларны китап укуга җәлеп итүдә зур көч куйган Аксубай, Чистай, Норлат районнары үзәк китапханә системалары балалар өчен китапханә җиһазы алу сертификатлары белән бүләкләнде.
Бөтен республика буенча 212 бала һәм 53 әти-әни җиңүче дип табылган. Укучылар футболка, кепка, китаплар һәм «Кырлай» паркы атракционнарына чакыру, әти-әниләр зоопарк, аквапарк һәм кинотеатрга юлламалар белән бүләкләнде.
Буадан Лиана Мөхәмәтшина (3нче сыйныф) әлеге чарада инде өченче ел катнаша икән. «Мәдәни чараларга бөтен гаиләбез белән йөрибез. Казан музейларында, Кама Тамагы, Тәтеш, Апас, Чүпрәле районнарында булдык. Болгарга бару инде традициягә әйләнде. Быелгы сәяхәтләребездән иң истә калганы Казанда Мәрҗәни йортында шамаилләр күргәзмәсе булды», – дип уртаклашты алар.

Лиана Мөхәмәтшина әнисе Айсылу белән
Ә Балтач районы Норма мәктәбе укучысы Алсу Кәримова (2нче сыйныф) «Мәдәни көндәлек» алып бару дәверендә Казанга кинотеатрларга килергә яраткан. «Миңа иң ошаганы «Кар патшабикәсе – 3» мультфильмы булды», – ди ул.

Алсу Кәримова әнисе Фәридә белән
2016-2017 уку елында республика музей, мәдәни ял итү учрежденияләре, китапханә, кино күрсәтү буенча балалар өчен 16 меңнән артык чара оештырылган.
«Әлеге проект балаларга мәдәни, тарихи, әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный. Бала үзе бу чарага тартыламы, әти-әнисе, укытучы булышамы –төрлечә булырга мөмкин. Иң мөһиме – без уртак эш башкарабыз», – ди оештыручылар.
Чара Г. Тукай әсәре буенча «Су анасы» спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Җәйге яллар алдыннан мәдәният сөюче яшь тамашачыга тагын бер бүләк булды ул.

 
Алсу НИЗАМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев