«Иң матур яңа ел бизәкләре» бәйгесенә Сарман әтәчләре [фото]

«Иң матур яңа ел бизәкләре» исемле яңа бәйге игълан иткән идек, исегездәме?
Сарманнан 12 яшьлек Агыйдел Миңнуллина сеңелесе һәм әнисе белән бергәләп эшләгән йомшак уенчыгын ясап җибәрде безгә. "Кул эшләрен гел эшлибез, бүләккә дә, мәктәптәге бәйрәмнәргә дә" - ди Агыйдел.
Бу әтәч белән тавыкны алар бәйләм җебеннән ясаган, томшыкларын көнбагыштан куйганнар, күзләре, кикрикләре исә җептән.  Матур булган бит, шулаймы?



 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: