Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң мөһим котлаулар - гаиләдән

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында яшәүче ил өлкән кешеләрнең берсе – Шиһабетдин агай гаиләсендә бүген бер өстәл артында аның биш баласы, унике оныгы һәм унөч оныкчыгы җыелды. Сәбәбе дә бик шат...

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында яшәүче ил өлкән кешеләрнең берсе – Шиһабетдин агай гаиләсендә бүген бер өстәл артында аның биш баласы, унике оныгы һәм унөч оныкчыгы җыелды.

Сәбәбе дә бик шатлыклы: Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Мусинның 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Ветеранны беренчеләрдән булып иң билгеле авылдашы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Республика башлыгы исеменнән бүләкләрне аңа Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырды. Президент котлау хатында Шиһабетдин Мусинга сәламәтлек, рух ныклыгы һәм озын гомер теләгән.
Шиһабетдин абый озак вакыт Нургали Миңнеханов белән иңен иңгә куеп эшләгән. Хезмәт юлын гади урманчы эшеннән башлаган, колхоз бригадиры да булып өлгергән. Аңа кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан. Сталинград сугышында көч-хәл белән исән калганы турында ул әле дә искә ала.
Тәбрикләү сүзләрен ветеранга шулай ук ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова һәм Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин да җиткерде.
10 ел элек паралич сукканнан соң, хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнсә дә, Шиһабетдин агай бүген дә көчле рухта, якыннарын сөендереп, актив тормыш алып бара. Махсус коляскасында көн саен мәчеткә йөри, туган авылы тормышын күзәтә, авылдашлары белән тәҗрибә уртаклаша һәм мәктәп укучыларын кызыклы хикәяләре белән шатландыра.
Шиһабетдин Мусин әйтүенчә, гомеренең иң авыр чакларында нәкъ менә гаилә бердәмлеге, аның ныклы тылы ветеранга чын терәк булган. Тормыш иптәше һәм гаиләсе бүген дә аңа сәламәтлеге белән булган бәлаләрне җиңәргә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев