Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң оста геологлар – Түбән Камада

Кичә Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды.

Кичә Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды. Бер атна дәвамында олимпиадада Татарстан, Үзбәкстан, Казахстан, Пермь крае, Кырымнан җыелган 300дән артык укучы көч сынашты. Иң оста яшь геологлар Түбән Кама (Арина Гайсарова, Роман Опарин) һәм Казаннан (Вероника Шәрәфетдинова) булып чыкты.

Түбән Каманың "Азурит" командасы иң яхшы команда исемен яулады. Кубок, медаль һәм истәлекле бүләкләрдән тыш, генераль спонсор – "Татнефть" оешмасы – "Азурит"ны 100 мең сум акча белән дә бүләкләде.

Киләсе елда Татарстан яшь геологларның бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын кабул итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев