Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң сыйфатлы белем бирүче районнар рейтингы игълан ителде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада иң сыйфатлы белем бирүче районнар рейтингын игълан итте. Әлеге исемлектә беренче булып Бөгелмә, Яр Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш,...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада иң сыйфатлы белем бирүче районнар рейтингын игълан итте. Әлеге исемлектә беренче булып Бөгелмә, Яр Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары, Тукай районы, Кукмара, Саба, Чистай, Лениногорск, Түбән Кама районнары. Беренче унлыкны Казанның Совет, Мәскәү, Киров районнары мәктәпләре тәмамлый.
шка
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге рейтинг нигездә БДИ нәтиҗәләренә нигезләнеп төзелгән.
Тукай районы: "Кадрлар барысын да хәл итә"
Тукай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Исаев сүзләренчә, әлеге күрсәткечләргә ирешергә укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм әти-әниләр белән тыгыз эшчәнлек алып баруы ярдәм иткән.
“Без бу юнәлештә ел дәвамында эш алып бардык. Иң беренче чиратта, укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча эшләдек. Кадрлар бөтенсен дә хәл итә, дигән сүз ул чынлыкка да туры килә. Югары категорияле һәм беренче категорияле укытучыларның проценты бездә бермә-бер артты. Төп нәтиҗәләр олимпиадалар һәм БДИ буенча чыгарыла. Ел дәвамында, уку елы башыннан алып, балаларны җыеп, БДИ тапшыру буенча “тренировка”лар үткәрдек. Бу эштә әти-әниләр бик нык ярдәм итте”,  диде Рамил Исаев һәм укытучыларның эшләренә бик җаваплы карауларын билгеләп үтте.
Районда югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга бүләкләр тапшыру да каралган. Укучылары 90 һәм зуррак балл җыйган укытучыларга район башлыгы бүләкләре әзерләнгән.
Буа районы: "Яшь кадрларга кытлык сизелә"
Исемлекнең аскы өлешендә Буа, Менделеевский, Кама Тамагы, Сарман, Апас, Әлки, Чирмешән, Алексеевск, Питрәч районнары урнашкан.
Буа районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Ханбиков сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, Буа мәктәпләрендә белем бирү сыйфаты арткан.
“Узган ел белән параллельләр үткәреп карадык. Һәр фән буенча безнең район эчендә үсеш сизелә. Мисал өчен, республикада рус теле буенча уртача 72 балл булса, бездә 68 балл. Узган ел бу күрсәткеч 64 балл булган. Без вак кына адымнар белән өскә күтәрелгәндә, республика зур бер адым ясый булып чыга”,  диде ул. БДИны югары балларга бирү өчен районда барлык шарталр да тудырылган, ди идарә җитәкчесе. Ә укыту сыйфатының дәрәҗәсе түбәнлеген ул укучыларның белемгә омтылу этәргечләренең аз булуын, артта калган укучылар белән 7-8 сыйныфларда һөнәр сайлау буенча җитәрлек эшләмәү белән аңлатты. Аның фикеренчә, мондый укучылар 9 сыйныфта ук нинди һөнәр сайлаячагы хакында белергә тиеш.
Буада яшь кадрларга да кытлык сизелә, дип белдерде әңгәмәдәшебез. “Бездә укытучыларның уртача яше — 48. Бу мәсьәләне хәл итү өчен авыл мәктәпләренә яшь белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Быел безнең чыгарылыш укучыларыбызның 2 се педагогик белем бирә торган югары уку йортларына керде. Шуларның икесе Президент программасы буенча белем алып, 15 мең сум стипендиягә ия булачак”, диде Илгиз Ханбиков. Ул шулай ук районда математика буенча белем бирүнең аксавын да ассызыклады.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев