Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-эзләнү конференциясе XIX тапкыр үтте.

Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиядә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XIX республика фәнни-эзләнү конференциясе булды.

Ул ел саен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, 14 нче гимназия тарафыннан оештырыла. Быелгы конференция балалар матбугаты – «Сабантуй» журналы  (элеккеге «Яшь ленинчы» газетасы») һәм «Ялкын» журналларының 100 еллыгына багышланган иде.

Пленар утырышта «Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова бүгенге көндә журнал мультимедиа басма булуына басым ясады. «Журналыбызны  хәзер укып кына түгел, карап та, тыңлап та була. Укучылар журналны чыгаруда үз өлешләрен кертә. Чөнки бүгенге заман баласының кызыксынулары көн дә үзгәреп тора. Заман белән бергә атлыйк, укучыларга кызыклы булыйк дисәк, без алар белән бер дулкында булырга тиешбез. «Сабантуй» ул элек-электән иҗат мәйданы булган. Танылган язучы-әдипләр, журналистлар үзләренең беренче иҗат җимешләрен «Яшь ленинчы» газетасында бастырганнар, монда каләм чарлаганнар. Бүгенге көндә дә балалар иҗатына басмада зур урын бирелә. Баларның эшләре, шигырь-хикәяләре, язмалары һәр саның бизәге. Иҗатка җәлеп итүдә бәйгеләр аерым урынны алып тора. 100 еллыкка бездә дә күп бәйгеләр бара. Сезне катнашырга чакырабыз», – диде Руфия Мөхетдинова.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты, оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Миләүшә Хабетдинова «Балалар матбугаты юбилее» секциясен бик кызыклы итеп оештырган иде.  Журналлар буенча  буктрейлер эшләгән укучылар һәм укытучылар өч командага бүленеп үзләре мәктәп стена газетасын ясадылар. Шул ук вакытта жюри әгъзалары конференциядә катнашучыларның чыгышларын тыңлады. Иҗади практик өлеш җанлы төстә алып барылды. Соңыннан һәр төркем үзләренең газеталарына презентация ясады. Чыгыш ясаучы укучылар да кызыклы темаларга тукталды. Әйтик, балалар матбугатында реклама, «Казан утлары» журналында медицина темасы, балалар матубагатында тирән эз калдырган Роберт Миңнуллин иҗаты һ.б.

Конференция эшендә республика мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм педагоглар катнашты. Конференция кысаларында 8 секция эшләде.

Руфия Мөхетдинова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев