Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң яхшы "дару"!

Күп очракта әти-әниләр балаларына йорт хайваннары алырга рөхсәт итмиләр. Мәчегә - аллергия, эт - куркыныч, гомумән, алардан инфекция һәм пычрак кына, дип фикер йөртә күпчелек. Ә чынлыкта бала сирәгрәк...

Күп очракта әти-әниләр балаларына йорт хайваннары алырга рөхсәт итмиләр. Мәчегә - аллергия, эт - куркыныч, гомумән, алардан инфекция һәм пычрак кына, дип фикер йөртә күпчелек. Ә чынлыкта бала сирәгрәк авырсын өчен йортта нәкъ менә хайваннар кирәк, ди галимнәр.
Авырмасын өчен балага сарымсак иснәтергә, витаминнар эчертергә, борын астын мазь белән майлап йөртергә була. Ә фин галимнәре балаларның инфекцион авыруларын киметү  өчен йортка дүрт аяклы "дус" алырга киңәш итә.

Фин галимнәре куйган тәҗрибәләр нигезендә кечкенә яшьтән үк йорт хайваннары белән аралашып яшәгән балаларның иммунитеты күпкә ныграк була, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Финляндия белгечләре 2002–2005 елларда туган 400 бала өйрәнгәннәр. Алар фикеренчә, әти-әниләрнең иң курыкканы - хайваннардан өйгә эләккән пычрак һәм микроблар, киресенчә баланы чыныктыра, аның инфекцион авыруларга каршы торучанлыгын арттыра икән. Ә аллергия белән кече яшьтән авырулар - киресенчә, юк диярлек булган. Шулай итеп галимнәр хайваннар белән ешрак аралашучы балаларның сирәгәк авыруын дәлилли алганнар.
Авыл балалары нык дибез, бәлки шуңадыр?! Безнең бит эле йорт саен мәче, эт кенә түгел, абзар тулы мал...
//geo.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев