Иң ялкау песи дә һәйкәлгә лаек!

Томбили исемле песи исән чагында ук интернет йолдызына әйләнеп куйды. Ә барысы да аның түбәндәге фотосыннан башланган...

Әйтерсең лә песи, дөнья мәшәкатьләрен онытып, ял итәргә туктаган, уйланып утыра.
Күптән түгел Томбили дөнья белән хушлашты, һәм Стамбул халкы әлеге песинең исемен мәңгеләштерү исәбеннән аңа һәйкәл куяр өчен 17 меңнән артык имза җыя. Теләкләренә ирешәләр!

Әлеге скульптура кешеләрне дөнья артыннан кумаска, туктап торып, ял итеп, мизгелне "тотып" калырга өнди сыман.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч