Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Игътибар! Үрнәк әтиләрне танытырга мөмкинлек бар!

Игътибар! Россия күләмендә уздырыла торган «Ел әтисе» конкурсына катнашырга вакыт җитте. 2016 елның 18 декабрендә үрнәк әтиләрне ил беләчәк, ә иң яхшыларына Премия тапшырылачак. Гаризалар 1 декабрьгә...


Игътибар! Россия күләмендә уздырыла торган «Ел әтисе» конкурсына катнашырга вакыт җитте. 2016 елның 18 декабрендә үрнәк әтиләрне ил беләчәк, ә иң яхшыларына Премия тапшырылачак. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Анда һәркем катнаша ала.


Конкурс шарты буенча, үрнәк әти турында язма таләп ителә. Әтиегез, яисә сез конкурска лаек дип сайлап алган әти кайсы ягы белән аерылып тора, нинди үзенчәлекләргә ия? Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртерлек нәрсәләр эшли? Балалар тәрбияләүдә нинди өстенлекләре бар? Тәфсилләп языгыз. Үз сүзләрегез белән гади, әмма эчтәлекле бәян ителгән язмалар бәясен алачак. Язманы видео, фотосурәтләр белән тулыландырсагыз, тагын да яхшырак.


Конкурс берничә категориядә уза:
«Иң яхшы гаилә җанлы әти» – гаилә кыйммәтләрен үстерү, ныклы һәм зур гаилә төзү, балаларының талантларын һәм мөмкинлекләрен үстерүдә фидакяр хезмәт куючы әти.
«Иң яхшы әти – җәмәгать эшлеклесе» – актив җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, балаларның ял вакытын оештыру һәм үсешләре өчен инфраструктура төзү, бу эшләргә башкаларны җәлеп итү, зур балалар төркемен тәрбияләүдә актив башлап йөрүче әти.
«Иң яхшы оешма» – ел әйләнәсе әтиләр эшенә теләктәшлек итүдә мөһим проектлар тормышка ашыра торган оешмалар күздә тотыла.
Тулырак мәгълүмат www.папагода.рф сайтында.


Сүз дә юк, һәр катнашучы «Ел әтисе» исеменә лаек. Һәм һәр гаилә үз әтисе белән горурлана ала.
Хөрмәтле әтиләр! Без сезнең эштән бик арып кайтуыгызны да, балаларыгызның сезнең өчен бик кадерле булуын да, бернигә карамый гаиләгезгә күп вакытыгызны багышларга омтылуыгызны да беләбез. Кызганыч, еш кына сезнең зур хезмәтегез, тырышлыгыгыз яктыртылмый, кадрның арткы ягында кала бирә.
Сөенечкә, әтиләребезне дөньяга таныту буенча ныклы адымнар ясала башлады. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Әтиләр советына да зур өметләр баглыйбыз.
– Бүген җәмгыятьне борчыган демография, гомер озынлыгы, балаларны тәрбияләү, гаиләнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен чишүдә әтиләр зур роль башкарырга тиеш, – дип кисәтә бит Васил Шәйхразиев.

Бу елның март аеннан республиканың һәр районында Әтиләр советы оештыру бурычы куелды. Бүгенге көндә актив районнар социаль проектлар буенча  республика конкурсына әзерләнә, ягъни «Әтиләр советы эшчәнлеген иң яхшы оештыручы» исеменә лаеклылар эзләнә. Бәйге 1 октябрьдән 8 ноябрь аралыгында уза.
– Республикада, үз районыбызда узган һәр чарада теләп катнашабыз. Бигрәк тә спорт ярышларын көтеп алабыз. Мәктәбебездә, узган уку елында, Әтиләр советы оешты. Һәр сыйныфтан өчәр әти советка керде. Проблемалар туганда җыелышабыз, эшләгән эшләргә йомгак ясыйбыз, алга планнар корабыз. Тәртипсезрәк балаларга нотык сөйләү ниндедер нәтиҗәләргә китермәсен барыбыз да үз гаиләсендә белә. Шунлыктан, эшне спорт бәйгеләре, викториналар уздырудан башладык. Гаиләне бергә аралашу, уйнау, сикерү, җырлау, бию берләштерә бит. Без дә һәр параллельдә спорт бәйгесе оештырдык. Беренчеләрдән алып тугызынчы сыйныфлар арасында һәр атна саен шаулап-гөрләп ярышлар узды. Бүләк – күчмә кубок. Бәйгеләрне туктатмаска иде. Быел гаиләләр белән чаңгыда узыша алмабызмы әле. Кызганыч, күп гаиләләрдә әти тәрбиясе юк, яисә җитәрлек түгел. Максатыбыз – балаларны караучысыз калдырмау, саклау-яклау юнәлешендә эш алып бару, гаиләләрне тәртипсез яшәү рәвешеннән аралап калуда ярдәм итү. Дөресен әйтим,тәрбия өлкәсендә  безгә-әтиләргә шушындый рәсми ышаныч йөкләү горурлык уятты, җаваплылык арттырды. Әтиләр үз гаиләсендә генә түгел, ә киңәш-табышлары, ярдәмнәре, тиргәүләре белән бөтен сыйныфка «ӘТИ», – дип үз эшләре белән таныштырып китте Казанның Совет районы 175нче мәктәбендәге Әтиләр советы әгъзасы Марат Шәрипов.

Дөрестән дә әйләнә-тирәбездә социаль-иҗтимагый тормышта актив катнашучы ир-атларыбыз бик күп. Матур, тәртипле яшәү рәвеше алып барган, балаларына тиешле тәрбия бирә белгән әтиләрне үрнәк итеп күрә белергә кирәк. Иң мөһиме – алар балаларыбызның бүгенге тормышын һәм киләчәк язмышын кайгыртуда ышанычлы терәк-таяныч булсыннар.
Әйдәгез, шушы форсатны кулдан ычкындырмыйк! Өченче тапкыр уздырыла торган «Ел әтисе-2016» бәйгесендә катнашыйк, әтиләребезне бөтен илгә танытыйк!
Чыганак: "Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев