Ике яшьлек бала авария ясап, әнисен һәм энесен таптаткан

Ике балалы гаилә дачага барган булган.

Приморск краеның Партизан районында була бу хәл. Ике яшьлек улларын Toyota RAV4 салонында калдырып, әти кеше өйгә таба китә, ә кулына яшь баласын күтәргән ана багажниктан коляска ала башлый. Салондагы малай шофер утыргычына күчеп утыра һәм рычагны күчерә. Машина артка таба китә һәм ана кешене таптата. Хатыннын кабыргасы сына һәм тез башы имгәнә. Кулдагы сабый шулай ук җәрәхәтләр ала, дип хәбәр итә НТВ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне