Икенче яртыеллык өчен язылу башланды

Уррааа! 1 апрельдән башлап, “Сабантуй” журналына 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен язылып була! 6 айга язылу бәясе – 462 сум. Ә 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр узучы Язылу декадасы вакытында өлгереп калсагыз, нибары 433 сум гына!
Ничек язылырга дисезме?
Моның берничә ысулы бар:
1.Өйдән чыкмый гына онлайн язылу. www.tatmedia.ru сайтының «Язылу» бүлегендә «Сабантуй» журналын сайлагыз һәм язылыгыз.
2.Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон язылу. Шәхси кабинетыгызда «Матбугатка язылу» дигән махсус бүлек бар. Күрсәтмәләргә таянып, «Сабантуй» журналын сайлагыз.
3.Почта бүлекчәләрендә П2336 (Татарстанда) һәм П7091 (Россиядә) индекслары буенча язылырга була.
4.Почтальонны өйгә чакыртып та журналга яздырырга мөмкин.
5.Альтернатив ысул Казан шәһәрендәге мәктәп балалары өчен кулай. Журналны мәктәпкә ай саен үзебез арзанрак бәягә китереп бирәбез!
Сорауларыгыз калдымы? Безгә шалтыратыгыз: 8 904 766 4828
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.