Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Илһам"лы балалар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

Әлеге бәйге 2014 елда башлап үткәрелә.

Бәйгегә җибәрелгән әсәрләр өч яшь категориясенә бүленеп карала:

1. 5 - 7 сыйныфлар;

2. 8 - 9 сыйныфлар;

3. 10-11 сыйныфлар.

Номинацияләр:

1. Яшь шагыйрь (һәр яшь категориясендә);

2. Яшь прозаик (һәр яшь категориясендә);

3. Яшь драматург (8-9, 10-11 сыйныфлар);

4. Яшь журналист (һәр яшь категориясендә).

2022 елда бәйгегә 747 эш кабул ителде, шуларның 19 ы – Россия төбәкләреннән (Башкортостан, Мордовия, Пермь крае, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Мари Иле).

Эшләр танылган язучылар тарафыннан бәяләнде, алар арасында Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрамова, Данил Салихов, Факыйл Сафин да бар.

2022 елның 20 апрелендә Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында Туган телләр форумы кысаларында бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Гран-при иясе булып Әлки районыннан Мусина Адилә табылды.

Гаризаларны кабул итү вакыты ел саен үзгәрешсез кала – 20 гыйнвардан 7 февральгә кадәр. Тулырак мәгълүматны (843) 2949510 телефоны аша белешергә мөмкин. Шулай ук өстәмә мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына да урнаштырыла – mon.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев