Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиләк-җимешле канапелар ясарга өйрәнәбез

Җәй – җиләк-җимешләргә бай вакыт. Экзотик җимешләр дә, бакчада үскәннәре белән дә сыйланып була. Бүген әлеге тәмле ризыкларны матур, балаларны кызыктырырлык итеп табынга бирү ысулларын тәкъдим итәбез....

Җәй – җиләк-җимешләргә бай вакыт. Экзотик җимешләр дә, бакчада үскәннәре белән дә сыйланып була. Бүген әлеге тәмле ризыкларны матур, балаларны кызыктырырлык итеп табынга бирү ысулларын тәкъдим итәбез.
Канапе – ул кечкенә генә бутербродлар. Еш кына ингредиентлар шпажкаларга җыела. Күпчелек вакытта, канапеларны бәйрәм табыны өчен әзерлиләр. Ләкин гади көнне дә ул бик  урынлы, тәмле, шул ук вакытта файдалы да булыр. Чөнки җиләк-җимешләр витаминнарга, организм өчен кирәкле микроэлементларга бик бай.
Канапе өчен түбәндәге җиләк-җимешләр яхшы:

  • алма

  • банан

  • виноград

  • персик

  • груша

  • киви һ.б.


Җиләк-җимешләрне башта юалар һәм киптерәләр. Шуннан соң төрле формада турыйлар. Монда балаларның ярдәме бик урынла булыр, җимешләрне кызыклы формада турагыз: йөрәк,йолдыз һ.б.
Канапеның берничә варианты:

  • Җилкәнле кораб. Шпажкага консервланган ярты ананас кисәген кертәбез – бу җилкән. Ахырдан нектарин, яисә банан кушып була.


кораб

  • Салават күпере. Салават күперенең төсләрен кабатлап, төрле җиләк-җимешләрне җыябыз. Киви, мандарин, ананас, җиләк һ.б.


салават

  • Җиләкле канапе. Банан, бөтнек (мята), бакча җиләге, виноград рәттән куела


12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев