Илназ Гарипов әбисе белән бәйле балачак шуклыгын искә алды

Илназ Гарипов – күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнең яраткан җырчысы. Ул Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үсә. Бүгенге көндә Казанда яши, иҗат итә.
- Илназ, әби белән үскән егет бит син. Аның белән бәйле берәр балачак хатирәсен сөйлә әле.
– Әбием бик акыллы, миңа үрнәк булып тора торган кеше. Яшь аермабыз төгәл 50 ел. Бу бит ярты гасыр дигән сүз. Хатирәгә килгәндә, элек бит мич ягалар иде. Миңа 3-4 яшьләр булгандыр. Әби мичне ап-ак итеп агартып кына куйган булган, ә мин аны рәсемнәр ясап буяп бетергәнмен. “Нәрсә ясадың, улым?” – дип сорагач, “күпер” дип җавап кайтарганмын. Шуннан әби иҗат җимешемне юган арада, икенче ягына да рәсем ясап өлгергәнмен. Әле дә бу вакыйганы көлешеп искә алабыз.
Нәзилә ХУҖИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.
-
Эсседән ничек качарга? Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!