Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Илназ Сафиуллин: "Әтисе аркасында чыга” дигән сүзләрдән курыктым...”

Мәгълүм булганча, Илназ Сафиуллин - танылган җырчы, күпсанлы премияләр лауреаты, татар эстрадасының иң романтик җырчысы гына түгел, ә композитор Зиннур Сафиуллинның улы да. Илназга танылырга, татар сә...

Мәгълүм булганча, Илназ Сафиуллин - танылган җырчы, күпсанлы премияләр лауреаты, татар эстрадасының иң романтик җырчысы гына түгел, ә композитор Зиннур Сафиуллинның улы да. Илназга танылырга, татар сәхнәсендә үз урынын табарга әтисе ярдәм иткәнме, әллә барысы да аның үз тырышлыгымы?
– Минем сәхнә тормышын сайлавымда әтинең роле артык зур димәс идем. Беренче җырларым 16 яшемдә үк иҗат ителде. Барыгызга да таныш "Мин яратам сине" җыры - шул беренче дигән җырым инде ул. Әтидән артык мактау сүзләре өмет итеп булмый, әмма бу җырымны ул берөзлексез берничә сәгать тыңлады. Үзем белән бик горурланган идем шул вакытта. "Әтисе аркасында чыга” дигән сүзләрдән курыктым, композитор Зиннур Сафиуллин улы икәнемне белгертмәдем. Шуңа беренче елларны фамилияне дә әйтмәдем, бары Илназ буларак кына чыгыш ясый идем.
Мин холкым буенча да бик тыйнак кеше. Әти-әнием тарафыннан да дөрес тәрбия бирелде, аларга бик рәхмәтлемен. Шуңа танылу килгәч борын чөереп йөрүчеләрне, йолдыз чире белән авыручыларны аңламыйм. Тормышта, иҗатта төрле чаклар була: кайчан илһам килми интектерә, кайвакыт юк кына дип санаган җырыңны да халык үлеп китеп тыңлый. Шуңа уңыш, популярлык сүзләренә бик сак карарга кирәк.

Фотолар: социаль челтәрдән (vk.com)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев