Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Илназның беренче мәхәббәте кем булган?

Җырчы Илназ Сафиуллин белән мәктәптәге мәхәббәт тарихын искә төшердек.– Өченче сыйныфта укыганда Венера исемле  кызга күзем төште. Ул да миңа битараф булмады булса кирәк. Һәрхәлдә, сыйныфташлар безне...

Җырчы Илназ Сафиуллин белән мәктәптәге мәхәббәт тарихын искә төшердек.

– Өченче сыйныфта укыганда Венера исемле  кызга күзем төште. Ул да миңа битараф булмады булса кирәк. Һәрхәлдә, сыйныфташлар безне “парлар” буларак кабул итте.
Кызларның чәченнән тарту гадәте юк иде минем, ә менә ду килеп качышлы, куышлы уйный идек. Бер кызык вакыйга истә калган: бишенче сыйныфта укыганда ниндидер бәйрәмнән соң дискотека оештырдылар. Талгын биюдә егетләр кызларны чакырырга тиеш бит инде, ә миндә кыюлык юк. Шулчак дус малайлар мине артымнан этеп чыгарды. Мин күзләремне йомган булып, Венера янына атладым, имеш, ялгыш кына сайладым. Ә чынлыкта күзләрем ачык иде.
Ул биюне гомердә дә онытасым юк: арабызда ярты метр ара. “Сөйгәнем” яшәгән йорт янына барып, сәгатьләр буе тәрәзәләренә карап торганым да истә. Әмма Венера белән дуслар гына булып калдык. 10 елдан соң классташлар белән очрашканда Венера бер серне дә чиште әле: баксаң, кайчандыр безнең өй телефонына шалтыратып, “Ветер с моря дул” кебек җырларны тыңлатып ятучы кыз Венера булган икән! J

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев