Илсөя Бәдретдинова “жарить” итә!

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмында үзенең көндәлек тормышы белән уртаклаша. Видео астындагы комментарийларга күз салсаң, халык күңеленә бик хуш килгән әлеге язма.
[embed]https://www.instagram.com/p/BVZSvogHVYG/[/embed]
- Иртәнге сәгать алтыда йокыдан торам мин. Иртәнге биштә кайтып ятсам да, алтыда торам. Чөнки мин әни кеше. Малайны мәктәпкә озатам. Авылдагы кебек халатымны кыстырып куеп, идәннәрне юып чыгарам дөбердәтеп. Дүшәмбе көнне үк бер чиләк макарон пешереп куям, атна буена җитсен дип. Бәрәңге “жарить” итәм, аскы якларын көйдерә-көйдерә, ипигә манып-манып, бармак арасыннан майларын агызып ашарлык итеп. Сез шулай итәсезме, ә? Ит пешерәм... булганда... Бөтенебез бертигез...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: