Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстаграм: бер мизгел /№2-2019/

Озакка сузылган Яңа ел каникуллары тәмам, һәр кеше кабат үз эшенә чумды. Шулай да инстаграмны онытырга ярамый: үзеңнең уртаклашыр яңалыгың, фотоларның яңасын элергә вакытың булмаса да, дусларыңны булс...

Озакка сузылган Яңа ел каникуллары тәмам, һәр кеше кабат үз эшенә чумды. Шулай да инстаграмны онытырга ярамый: үзеңнең уртаклашыр яңалыгың, фотоларның яңасын элергә вакытың булмаса да, дусларыңны булса да күзәтергә тырыш. Без дә “йолдызлар” яңалыгын барладык.


Килешәсездер, кызлы йортта балалар аш бүлмәсендә кайнашырга ярата. Танылган җырчы Ләйсән Гыймаеваның кызлары Таңсылу белән Зифа, әнә мәш килеп бәйрәм табыны әзерли. “Эшем бетте. Минем кызларым пицца пешерә”, – дип куанычын белдергән әни кеше.
Ә ул арада кызларның кечкенәсе – Зәйнәп исемлесе яңа һөнәргә дә өйрәнгән. Нинди һөнәр, дисезме? Видеога күз салыгыз!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

8 айлык «песи» 🐱😆 #бэлэкэчзэйнэп #8ай #зифушка


Публикация от Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov)







 


Җырчы Алия Исрафилова 2018 елда рухи тынычлык таба алган. Бу иң мөһиме, ди җырчы. Бәлки моңа елның могҗизадан башлануы сәбәпче булгандыр. Социаль челтәрдә без күптән түгел генә Алиянең улы Сәлим белән икенче континентта төшкән фотосын карап сокландык. “Яңа елны якын, бик якын дуслар белән Кариб диңгезе буенда каршылаган идек. Бер ел узган да инде. Фотолар төш кебек. Нишләп кабатламаска әле?! – дип язган Алия.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

#Горизонтзавален , #нуипусть Этот год начался с волшебства. Мы встретили его на другом континенте, на берегу красивейшего Карибского моря, с близкими, очень близкими друзьями. И даже по приезду, чудеса не прекращались. Больше всего я ценю душевное спокойствие, которое обрела в этом году. Это самое главное. @say_that_u_luvme мне просто не верится, что целый год прошел😳 Просматриваю фото, все словно сон! #Невозможноевозможно Думаю, надо повторить😅


Публикация от Aliya Israfilova (@auliyamin)






Баланы ничә яшьтә театрга алып барырга мөмкин? Өч яшьлек бала рәхәтләнеп спектакль карап утырырга мөмкин икән. Җырчы Алинә Сафиуллина улы Нариман беренче тапкыр театрга барган бит. Кариев театрын сайлаганнар. “Бик кызыксынып карап утырды. Монда бәбияяяяял бик күп икән, дип тә шатланды әле. Димәк, йөриячәкбез”, – ди Алинә.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Листайте🙌🏻 Буген ииин беренче тапкыр улым белэн Театрга бардык бит эле😁😁Юл буе « нэнэ, бу театр, бу театр???» дип хэр бинаны сорап барды)))) « Монда бэбияяяяял бик куп икен» дип шатланып та куйды☺️Бииик кызыксынып карап утырды👍🏻Димэк -йориячэкбез🙏🏻🙏🏻 Бииик зур рэхмэт дустым @ilnarnizami -ул да булса « усал буре»гэ😃 хэм бик матур тамаша осен @teatr_g.karieva театрына👍🏻👍🏻👍🏻#кариевтеатры#театркариева#кэжэбелэнбуре#АлинэСафиуллина#минемкышымшундыерак


Публикация от Алина (@alinasafiulllllina)






Җырчы Иркә һәм аның гаиләсе өчен Яңа ел бәйрәмнәре гыйнвар уртасына кадәр дәвам иткән: уртанчы кызлары Әминәнең юбилеен – 5 яшьлек туган көнен билгеләп үткән алар. Гаилә дуслары да чакырылган, күңелле бәйрәм чарасы да оештырылган. Ә без Әминәдән тыш тагын Айсылу белән Сөембикә исемле кызлары да булган җырчы һәм аның гаиләсенең бәйрәм фотоларын карап хозурландык. “Әминәмнең туган көнен матур гына үткәрдек. Балалар исән-имин генә булсыннар”, – ди Иркә. Кушылабыз!..


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Эминэмнен туган конен матур гына уткэрдек,Аллага шокер!!❤️Исэн имин генэ булсыннар балалар,амин🙏🙏🙏


Публикация от Иркә (@irke_official)






Узган елның 21 октябрендә яшь әти исеме алган җырчы Ранис Габбазовның инстаграм аккаунтында да улы Тимерланның фотолары пәйда була башлады. “Син минем тормышымны үзгәрттең”, – дип яза Ранис улының фотосы астына. Бәхетле әти дими, ни дисең?!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

I ❤️ Papa #РанисГаббазов #дусларымтуганнарым #вагаповфест


Публикация от Ранис Габбазов (@ranis_gabbazov)






Концерт-тамашалар алып баручы Рамил Шәрапов 5 яшьлек улы Раян белән ниләр генә кыланмый инде. Әле кайчан гына чәчләрен бертөсле алдырып, башларына “Мазда” автомобиле эмблемасына охшатып бизәк төшергәннәр иде, инде “мыек үстерергә” булганнар. “Улым белән мыеклы булып карадык әле. Кайсыбызга күбрәк килешә?” – ди Рамил үзе. Аккаунтына кереп, сез дә фикерегезне калдыра аласыз.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Улым белән мыеклы булып карадык әле🤪 Кайсыбызга күбрәк килешә?😂 #шараповлар


Публикация от Рамиль Шарапов (@sharapovramil)






Кышның соңгы аена керсәк тә, Яңа ел рухыннан да ераклашмыйк әле: “Татар радиосы” алып баручысы, бала ялында утыручы Ләйсән Таишева һәм улы Роланның Казанда Үзәк чыршы янында төшкән фотосын урнаштырабыз. Бизәкле чыршылар калмады инде калуын. Шулай да кыш дәвам итә: хозурланып калыйк, дуслар!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Центральная ёлка✅ . #лейсантаишева #роликgal #galrfamily


Публикация от Лейсан Таишева (@leysan_taisheva)




Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев