Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстамизгел: Гүзәлем һәм Салават Миңнехановның кызлары Мәдинә сәхнә тормышына ияләнә

Йолдызлы дөнья кабат сәламли сезне, дуслар! Танылган шәхесләрнең социаль челтәрләрендә балалары белән бәйле нинди яңалыклары бар, җәйнең якынлашуы тәэсир иткәнме үзләренә, әллә барысы да хәрәкәтен гад...

Йолдызлы дөнья кабат сәламли сезне, дуслар! Танылган шәхесләрнең социаль челтәрләрендә балалары белән бәйле нинди яңалыклары бар, җәйнең якынлашуы тәэсир иткәнме үзләренә, әллә барысы да хәрәкәтен гадәти агым буенча гына дәвам итәме? Хәер, бәяне үзегез бирерсез, ә без йолдызлы дөнья ишеген ачыйк.


Җырчы кешенең баласы өчен дә гастрольләр бик иртә башлана шул ул. Әнә, Ранис Габбазовның алты айлык улы Тимерлан да әтисе белән сәфәргә җыенган. “Гастрольләр башлана! Улым, кием жыйган арада, сумка эченә кереп утырган. Мин дә барам, әти, ди”, – дип язган җырчы инстаграмга элгән әлеге фотосы астына. Юллары хәерле булсын!
ФОТО:





Танылган спорт журналисты Алмаз Гафиятов үзенең 30 яшьлек туган көненә, юк ла инде – гаиләсенә шәп бүләк ясаган: апрельдә Дубайда ял итеп кайтканнар. “Шәп кенә ял итеп кайттык. Барыннан да бигрәк улыбыз сөенде. Чит илгә беренче баруы бит әле. Ошатты!” – дип сөйләде безгә ике яшьлек Айданның әтисе.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Dubai one love... #uae #DUBAI #burjalarab


Публикация от Almaz Gafiyatov (@almazgafiyatov)






Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның төпчек улы – ике айлык Илһамнан да бәхетле кеше юк, диярсең. Игътибар бик зур бит үзенә – апасы Ильвина, абыйлары Данил белән Ильяс, әти-әнисе... “Аллага шөкер – дүртенчебез! Көннәр буе кайнашабыз аның янында. Рәхәт!” – дип язган Лилия инстаграмдагы гаилә фотосы астына.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Коннэр буе кайнашабыз анын янында😊рэхэт👨‍👨‍👧‍👦Аллага шокер!!! ДУРТЕНЧЕБЕЗ😙😙😙 1.Көтеп-көтеп алган шатлык, Син -бәләкәй улыбыз. Синең янда бөтерелә, Бүген бөтен уебыз. Куш:Балдан-шикәрдән дә татлы, Син безнең дуртенчебез. Карап та,сөеп туймаслык, Син безнең сөенчебез. 2.Ходайның биргән бүләге, Тормышыбызның яме. Түп-түгәрәк кояш йөзле Син инде бигрәк тәмле. 3.Үс син,улым,куанычка, Үс син безнең шатлыкка. Килер көннәрең уралсын, Аклыкка һәм сафлыкка. (Авторы дустым куп матур жырлар авторы ИЛЬШАТ ХАРИСОВ) РЭХМЭТ СИНА ИЛЬШАТ!!!😙😙 #балаларбэхетлебулсыннар #балалардасиненяшьлеген #миняратамсинетормыш #аллагатапшырган


Публикация от Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)






Әти-әнисенең туган якларында булып, бәби туен күрде, әби-бабайда ял итте, инде хәзер сәхнә тормышына да ияләнә башлаган. Инстаграмга күз салсак, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановның дүрт айлык кызлары Мәдинәнең яшәү рәвеше шулайрак тәгәри. “Яз. Яңа җырым өчен матур видео әзерлибез. Мәдинә дә әкренләп төшерү-грим-юл-банкет-концерт-сәхнә тормышына күнегеп килә”, – дигән Гүзәлем чираттагы фотосын элгәннән соң. Болай булса озак көттермәс – җырлый да башлар әле.





Өй туе уздырган сыерчыкларны очратмадыгызмы, дуслар? Күргән булсагыз, уллары Аяз һәм Ильяс белән җырчы Азат Фазлыев ясап куйган оядагы бәйрәм булгандыр ул. “Сезне дә өй туена көтеп калдылар”, – дип язган Азат инстаграмына. Шунда ук эш барышының видеосын да элеп: “Мондый ояга мин дә кайтыр идем”, – дип тә өстәгән.
ВИДЕО:





Танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевка ияреп, телевидение алып баручысы, журналист Әдилә Сәфәрова инстаграмына: “Дөньяда язны күрер өчен генә булса да яшәргә ярый”, – дип язып элгән. Ә без аның гаилә фотосын – улы Сабир белән кызы Нәргизәне, язның матур мизгеле булып калсыннар дип, укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Килешәсездер, илһамландыра бит ул яз!
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Дк Московский.


Публикация от Сабир Сафаров (@sabirdanilovich)






Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев