Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Дуслар! 2025 елга яңа бәйгеләр игълан итәр алдыннан узган елда үткәргән бәйгеләргә дә нәтиҗәләр ясап алыйк!
2024 ел – Гаилә елы уңаеннан «Сабантуй» журналы «Гаилә гореф-гадәтләре» дип исемләнгән бәйге уздырган иде. Менә алар җиңүчеләр:
1.Зәринә Садыйкова,Казан шәһәре 146 «Ресур» лицее укучысы.
2. Айшә Зарипова, Казан шәһәре Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия укучысы.
4. Алсу Закирова, Төркия, Истанбул шәһәре.
5. Ясминә Кәлимуллина, Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы.
6. Руфинә Гарифуллина, Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы.
7. Азалия Абзалина, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы.
8. Салават Хуҗин, Алабуга районы, Морт мәктәбе укучысы.
Афәрин, укучылар!
«Мәктәптә бер көн» фото бәйгенең җиңүчеләре:
I урын: Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 4 «Г» сыйныфы укучылары
II урын: Кәрим Сәйфетдинов, С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 4 «А» сыйныфы укучысы.
III урын: Казан шәһәре 149 нчы лицееның 6 «А» сыйныфы укучылары.
«Мин журналист булам»
бәйгесе җиңүчесе Галия Каюмова, «Адымнар – Казан» күптелле мәктәбе укучысы.
«Сабантуй»ны котлыйм!» стена газеталары ясау буенча җиңүчеләр!
- Казан шәһәре 27 нче гимназия укучылары (4 «А», 4 «Б», 4 «В» сыйныфы укучылары)
- Казан шәһәре «Галәм» 18 нче гимназиянең 3 «А» сыйныфы укучылары!
Укучыларыбыз, Сезне чын күңелдән котлыйбыз!
Истәлекле бүләкләрне тапшыру буенча оештыручылар сезнең белән элемтәгә чыгар! Алга таба да бәйгеләребездә актив катнашырсыз дип көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев