Иртән ашарга ярамый торган 5 продукт


Диетологлар иртәнге аш вакытында ашарга ярамый торган продуктлар турында кисәтә. Аларны ашау төрле авырулар барлыкка китерергә, булганнарын көчәйтергә мөмкин.
- Иртәнге якта банан ашамавыгыз хәерле, чөнки аның составындагы магний йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара.
- Ач карында апельсин да ашарга ярамый. Апельсин - гастрит һәм аллергия чыганагы.
- Әгәр сездә ашказаны авырулары булса, иртән кыяр, кәбестә ашарга ярамый.
- Иртәнге якта йогурт ашамагыз. Ач карынга ашалган йогурт бөтен файдалы сыйфатларын югалта икән. Аны белгечләр ашаганнан соң 1-2 сәгать үткәч яки йоклар алдыннан кулланырга киңәш итә.
- Консервлар, ысланган әйберләр файдалы түгел.
фото 2mm.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күкрәк билгесе нәрсә аңлата? Игътибар иткәнең бардыр: юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар күкрәкләрендә тимер билге йөртә...
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне