Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Исемең матур, кемнәр куйган?

Татар-мөселман исемнәренең яңа сүзлеге дөнья күрде

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Исемнәр китабы» чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат үзәге. 

«Исемнәр китабы»на татар халкында кушылган күркәм исемнәр, аларның русча язылышы, татар, гарәп, фарсы яки төрки телләрдә сакланган мәгънәсе бирелгән. Китапка 8500ләп исем кертелгән.  Шуларның 5500 ир-ат исеме, 3000ләп хатын-кыз исемнәре.  Сүзлекне әзерләгәндә нигез итеп күренекле тел белгече Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» китабынан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев