Исламда чисталыкның 7 кагыйдәсе

Кулның чисталыгы.
Үзеңнеке булмаган әйберләрне алмаска һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау.
Колакларның чисталыгы.
Гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау.
Күзләрнең чисталыгы.
Кешеләргә хөсетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау.
Авызның чисталыгы.
Буш сүздән, гайбәттән һәм чиктән чыгып күп сөйләүдән тыелу. «Сөйләшү көмеш булса, сөйләшмәү – сары алтын», – ди халык.
Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.
Уй һәм фикернең чиста булуы.
Гөнаһлы фикерләргә юл куймау. Бигрәк тә кешеләр турында тиешсез начар уйламау.
Йөрәкнең чиста булуы.
Көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу.
Хөрмәтле дустым! Пакьлек турында сүз барганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең «Чисталык – иманның яртысы» дигән сүзен искә төшермәү һич мөмкин түгел. Әйе, югарыда язылган чисталык кагыйдәләрен үзендә булдыра алмаган кешене чын иманлы кеше дип әйтү авыр.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!