Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«IT-чемпион» конкурсының беренче этабы тәмам /ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ/

«IT-чемпион» конкурсының беренче этабы инде тәмамланды. Аның оештыручылары – ТРның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы – мәктәп укучыларын, ата-аналарны, өлкәннәрне Дә...

«IT-чемпион» конкурсының беренче этабы инде тәмамланды. Аның оештыручылары – ТРның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы – мәктәп укучыларын, ата-аналарны, өлкәннәрне Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервислардан актив файдаланырга өнди.
Беренче этапта катнашучылар саны елдан-ел арта: быел алар саны 100 меңгә җиткән. Һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3әр җиңүче билгеләнде. Шушы 135 укучыга җиңүче буларак смартфоннар тапшырылды. Яшь IT-чемпионнар өчен мастер-класслар уздырылды, концерт программасы күрсәтелде, әти-әниләренә дә дипломнар, сувенирлар тапшырылды. Класс җитәкчеләре өчен аерым номинация уйлап табылган: әгәр аның сыйныфы суммада күп балл җыйган икән, укытучы да бүләксез калмаячак.
Бәйгенең икенче этабы 2019 елның 1 февралендә старт ала.

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ










Фотолар авторы: Александр Эшкинин, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев