Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

IT симертә?!

Мәктәп укучыларының яртысыннан артыгы киләчәктә программист булырга хыяллана. Ләкин менә бер бәла – мәгълүмати технологияләр симертә ди бит! Ничекме?

Мәктәп укучыларының яртысыннан артыгы киләчәктә программист булырга хыяллана. Ләкин менә бер бәла – мәгълүмати технологияләр симертә ди бит! Ничекме? Анысын «Сабантуй» журналының февраль саныннан белә аласыз.

Билгеле булганча, программистлар кодлар белән эш итә. Безнең исем-фамилия дә – үзенчәлекле код икән! Әйтик, исеме «А» хәрефенә башланган кешеләр көчле рухлы һәм максатчан. Ә «И» хәрефенә башланганнар – хыялый һәм романтик. Башка хәрефләрне дә беләсегез киләме? «Сабантуй»ның февраль санын укыгыз!

Әйтегез әле, сезнең компьютер кызмы, малаймы? Белмисезме? Әйдәгез, тикшереп карыйбыз! «Сабантуй» журналының февраль санын алыгыз да 11 нче битне ачыгыз. Анда нишләргә кирәклеге бәйнә-бәйнә язылган!

Компьютер өстәлендә күзгә күренмәс папка ясарга да өйрәнә аласыз. Анысын да «Сабантуй» журналы өйрәтер! Менә күрдегезме, «Сабантуй» – иң кирәкле журнал! Ул аңлата, уйлата, уйната, укыта, рәсем ясата, көлдерә. Алай гына да түгел, дәрестә шпаргалка да була ала!

Журналга әле язылмаган булсагыз, ашыгыгыз! «Сабантуй»га һәр айдан башлап язылырга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев