Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

IV республика ифтарына 10 мең кеше җыелды (Фото)

Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. “Казан Арена” стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең...

Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. “Казан Арена” стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде.


Әлеге чара республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә уздырылды. Ифтарга мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, ятим балалар чакырылган иде. Шулай ук ифтарда сәясәт, җәмгыять һәм республика төбәкләреннән дин вәкилләрен дә күрергә мөмкин булды.


Республикакүләм ифтарның 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көненә билгеләнүендә дә тирән мәгънә бар. Мөселман дин кардәшләребез бергә җыелып, Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылды, җәмәгать намазын укыды. Намаз ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды.


Ифтарның рәсми кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшинны күрергә була иде.


Намаз алдыннан республика ифтарында катнашучылар күренекле дин әһелләренең вәгазьләрен тыңлады. Танылган башкаручылар мөнәҗәтләр әйтте.


Программада каралган чаралар төгәлләнгән соң, ифтар кунаклары стадион газонына төште. Иң элек Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылынды, алар турында хәтер яңартылды. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды. Намаз ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды.


Интертат.ру


[gallery ids="1333,1334,1335,1336,1337,1338,1339,1340,1341,1342,1343,1344"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев