Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«ИХЛАС» онлайн мультимедиа мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

Бер ел дәвамында мәктәп укучылары өчен эшләгән «ИХЛАС» онлайн мультимедиа мәктәбендә чыгарылыш кичәсе үтәчәк! Зур хезмәтебезгә нәтиҗә ясар вакыт та килеп җитте. Барлыгы 3000 артык катнашучы, 100 артык видео төшерелде һәм монтажлап YouTube каналларыбызга урнаштырылды!

«Мин журналист булам», «Балачак әдипләре» дәресләрендә танылган шәхесләр – журналистлар һәм язучы-шагыйрьләр дәрес биреп, каләм чарлаучы укучыларга үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Ә актив укучыларга кунаклар бүләкләр дә тапшырды.

Дәресләрдә катнашучыларның географиясе киң. Арча, Әгерҗе, Минзәлә, Норлат, Сарман, Яшел Үзән районы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән укучылар дәресләрдә актив катнашты.

Чыгарылыш кичәсе 8 декабрь көнне «Адымнар» мәктәбендә (Казан шәһәре, Бондаренко ур, 32 йорт) узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев