Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Изи, чокер, тай-дай, мем...

Фәнни ачышларны профессор, академиклар гына ясый дип уйласагыз, ялгышасыз. Балалар да алардан калышмый!

Фәнни ачышларны профессор, академиклар гына ясый дип уйласагыз, ялгышасыз. Балалар да алардан калышмый! Ышанмасагыз, «Сабантуй» журналының октябрь санын укыгыз. Фәнни ачышларга багышланган бу санда роботлар ясаучы 10 яшьлек Владислав Ногманов белән танышырсыз. Бозлы туңдырма, йонлы колакчын, Брайль шрифтын да балалар уйлап табуын белерсез.

Ә ачышлар ничек ясала? Аларны төштә күреп буламы? Шәвәли шушы сорауларга җавап эзләр.

Фәнни ачышлар турында тагын да күбрәк белергә теләсәгез, дуслар яки гаилә белән җыелып, «Фанты» уенын уйнап карагыз. Ышандырып әйтәбез, ул укучыларга гына түгел, өлкәннәргә дә ошаячак!

Изи, чокер, тай-дай, мем... Балалар теленнән төшми торган бу сүзләр – «Сабантуй»ның октябрь санында! Һәр язмага куар-код рәвешендә видео да бар. Әлеге видеоларның барысын да хәбәрчеләр үзләре әзерли!

«Сабантуй»ны укыгыз, карагыз, тыңлагыз! Ә 13 октябрьгә кадәр ташламалы бәядән журналга язылып калырга да онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев